Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Соңгы кыңгырау бәйрәм ителгән көннәрдә кибетләр хәмер сатмаячак


Илллюстратив рәсем

18 һәм 25 май көннәрендә республика кибетләренә исерткеч эчемлекләр сату тыела.

9 һәм 11 сыйныф укучыларының Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә: 18 һәм 25 майда Башкортстанда хәмер сату тыелачак, дип хәбәр итә Mkset басмасы республиканың сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Бу чикләүләр кибетләргә генә кертелә һәм гомуми туклану оешмаларына кагылмый.

Уфада бәйрәм чаралары 25 майда үтәчәк, алар "Торатау" конгресс-һоллының түбән мәйданчыгында узачак, дип яза "Известия".

Махсус таләпләрне һәм хәмер сату кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган, аның күләме вазифадагы затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга – 100-300 мең сум. Моннан тыш, кагыйдә бозучы кибетләрнең хәмер эчемлекләрен тартып алырга мөмкиннәр.

Башкортстанда күпчелек дәүләт бәйрәмнәрендә: Яшьләр көнендә, Балаларны яклау көнендә, Сабантуйларда, мәктәпләрдәге Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә хәмер сатуны тыялар.

Ә 2020 елда апрель аенда, коронавирус пандемиясе вакытында хәмер сатуны сәгать кичке алтыдан иртәнге сәгать унга кадәр чикләгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG