Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры мөдире Татарстанда артистлар һәм композиторларның аз булуына зарланды


Фәнис Мөсәгыйтов, архив фотосы

Киләсе атнада Казанда биш көн дәвамында "Кара пулат" операсын күрсәтергә җыеналар.

Татарстанда татарча опера, мюзикл куярга артистлар җитми. Бу хакта 13 майда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов "Кара пулат" операсын күрсәтүгә багышланган матбугат очрашуында белдерде.

Мөсәгыйтовтан операны даими күрсәтеп торыр өчен артистларның ике төркемен булдыру мәсьәләсе караламы дип сорадылар. Ул башкаручыларга кытлык булуын белдерде.

"Кайбер солистларны икенче төркемдә түгел, беренче төркемнең яртысын уйнарга да таба алмыйбыз. Менә шундый хәлләр дә бар икән безнең Татарстанда. Кайбер рольләргә туры килә торган тавыш юк. Ул бер данәдә", диде Мөсәгыйтов.

"Кара пулат"ка Тинчурин театры артистларын да җәлеп иткәннәр. Ул татарча опералар, мюзикллар куелмаса, артистлар гына түгел, композиторлар да җитмәячәк дигән фикердә.

"Татар халкында андый җырчыларны даими барлап торырга, бу эшне җайга салып, үстерергә кирәк дип уйлыйм. Аны булдырыр өчен опералар, мюзикллар чыгып торырга тиеш. Элмир Низамов кебек композиторлар язып торалар, ләкин аларның иҗатлары куелмый икән, язарга теләкләре дә шуның кадәр генә булачак. Артистларны үстереп, алар бер-ике генә түгел, өч-дүрт булсалар иде. Ул вакытта икенче төркем турында сөйләргә була. Җырлыйсы килгән кешеләр бардыр инде. Әмма алар опералар куелмавын күрә, безгә кирәкме ул дип уйлыйлар. Күңелләрендә яткан бөреләр шул вакытта ук сүнәләр дә калалар", диде ул.

18-22 майда Тинчурин театрында "Кара пулат" операсы яңартып куелачак. Ул гади тамашачылардан бигрәк, Татарстанга килүче күп санлы кунаклар өчен дә әзерләнгән.

Операның премьерасы 2015 елда Тинчурин театрында булды. Элмир Низамов, Ренат Харис либреттосына иҗат ителгән операда вакыйгалар Болгар ханының кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара. "Кара Пулат" операсы "Тантана" театр бүләгенә дә ия булды.

"Кара пулат"ны Болгар тыюлыгында да куярга теләгәннәр. Әмма зур чыгымнар таләп ителгәнгә, тарихи урында аны күрсәтү каралмый диелде. Алага таба Тинчурин театры репертуарына операны кертү мәсьәләсендә дә әлегә төгәллек юк.

Тинчурин театры мөдире Татарстанда артистлар һәм композиторларның аз булуына зарланды

Киләсе атнада Казанда биш көн дәвамында "Кара пулат" операсын күрсәтергә җыеналар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG