Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Берләшкән гарәп әмирлекләре галимнәре белән "Русиядә ислам тарихы" китабы дөнья күрәчәк


Болгар, Татарстан
Болгар, Татарстан

Басма өч телдә басылачак. Татар телендә чыгару каралмаган.

Казанда "Русиядә ислам тарихы" китабы нәшир ителәчәк. Халыкара проект буларак аны язуда Берләшкән гарәп әмирлекләре галимнәре дә катнашачак. Бу хакта 13 майда Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин уку йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Әлеге китап Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан нәшер ителә. Ул өч телдә дөнья күрсә дә, татар телендә бастыру каралмаган.

"Русиядә ислам тарихы" китабы урыс һәм инглиз телләрендә әзерләнгән. Хәзер гарәп теленә тәрҗемә эше тәмамлана. Ел ахырына кадәр без аны зурлап тәкъдим итәрбез. Бу хезмәт дөнья фәне әйләнешенә керер дип өметләнәбез", дип белдерде ул.

Китап 600 биттән торачак. Аны әзерләүдә Татарстан, Дагыстан һәм Русиянең башка төбәкләреннән 30 автор катнашкан. Мөхәммәтшин сөйләвенчә, Русия галимнәре җирле ислам үсешен күрсәтсә, Берләшкән гарәп әмирлекләре галимнәре гарәп булмаган илләрдә диннең ничек таралуы турында язачак.

Русия ислам институты Шиһабетдин Мәрҗанинең моңа кадәр басылмаган хезмәтләрен тәрҗемә итәргә ниятли. Китаплар шулай ук урыс телендә дөнья күрәчәк. Бу VII–XIX гасырларда яшәгән мөселман һәм татар дөньясындагы галим, фикер ияләре турында язылган "Вафийат әл-әсләф вә тахийат әл-әхләф" китабы һәм Шәрыкта фәннәр үсеше турындагы "Мөкаддимә" китабы. Шулай ук Мәрҗанинең татар тарихына багышланган хезмәтен дә кабат бастырырга җыеналар.

Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 ел дәвамында узачак. Быел барлыгы 71 чара үткәрергә ниятлиләр. Төп чаралар Татарстанда үтәчәк. Казандагы Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыныр дип көтелә. 21 майда Болгарда бәйрәм чарасы оештырылачак.

Моннан тыш, Уфадагы Русия ислам университетының яңа комплексын ачу, Түбән Новгородта тарихи Ярминкә мәчетенә нигез ташын салу, Сембердә Болгар чорына караган тарихи-мәдәни комплексны ачу, инкыйлабка кадәрге татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыру каралган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG