Татарның рухи мирасын үстерүдә дәүләт ярдәме юк, бүген фольклор ансамбльләр матди ярдәмгә мохтаҗ, дип белдерде Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Илаһи моң" фестиваленә багышланган матбугат очрашуында. Ул мисал итеп берничә ел элек Төркия телевидениесендә җанлы фольклор концертын оештыруда да дәүләт башлап йөрмәвен әйтте.
— Төркиядә безгә барлык төрки халыкларның иҗатын яздырып бетердек, сез соңгылары дип җавап бирделәр. Бу эш тә минем шәхси танышлыгым аркасында гына эшләнде. Монда дәүләттә кызыксыну булырга тиеш. Әгәр дә дәүләт бу эшне алып бармаса, без бай, борыңгы халык дип әйткәннән бернинди әйбер дә юк. Кайда синең сәнгатең? Чыгарып күрсәт. Ренат Ибраһимовка без нәрсә эшләдек? Безнең шундый кешеләребез бар. Аларга нинди ярдәм күрсәттек? Сәнгать әһелләренә, галимнәргә, акыллы кешеләргә матди ярдәм күрсәтмәсәк, алар эшли алмыйлар. Без түбәндә. Төрки халыклар арасында иң түбәндә. Бүгенгә кадәр безнең думбрабыз юк. Төрек думбрасы белән уйныйбыз. Дәф бар, анысын да Генадий Макаров ясаган. Бүгеннән авылларда фольклор ансамбльләрен ясарга фәрман бирергә кирәк, — диде ул.
Сафиуллина мисал итеп 1999 елдан оештырылучы "Сөембикә варислары" фестиваленә дәүләттән бер тиен дә акча бирелмәвен искә төшерде. Аның сүзләренчә, дәүләт тарафыннан ярдәм булмау аркасында, рухи мирасны саклаучылар туйларда, банкетларда җырлап йөрергә мәҗбүр.
— "Сорнай" төркеме туйларда йөри, чөнки мәҗбүрләр. Алар рухи мирасыбызны төптән күтәргән ансамбль. Ринат Гыйләҗев аның җитәкчесе. Бернинди ярдәм дә юк. Яки безнең татар милләтенең мирасын себереп түгәләр, яки без төрки халыклар арасында ялтырап торачакбыз, — дип саный җырчы.
Гөлзада Сафиуллина бүген татар байларының акчалары башка юлда тотыла ди. Ул эшмәкәрләрне кузгалырга чакырды. Җырчы авылларда, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында фольклор ансамбльләре ясарга, мәчеттә, мәдрәсәләрдә мөнәҗәт-бәетләр төркеме оештырырга тәкъдим итте.
Узган ел Гөлзада Сафиуллина ТНВ каналын шырды-бырды җырлар, бер көнлек җырчылар белән мавыга дип сөйләгән иде. Әлеге фикерне ул ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминовның вакцина ясатмаучыларны хайван белән чагыштыруыннан соң әйтте.
— Телевидение аша кешеләрне сарыклар дип үртәгәнче бай фондны халыкка чыгарсын иде ул. Классик композиторларның, җырчыларның язмалары, матур әдәбият әсәрләре мүкләнеп ята. Әйтерсең, милләт шундый түбән дәрәҗәле сәнгатькә лаек. Милләтнең гасырларга кала торган шедеврлары бар. Бу минем фикер генә түгел. Башкалар да шулай уйлый, — дип белдергән иде ул.
Быел "Илаһи моң" рухи мирас фестиваль-бәйгесенең гала-концерты 21 июнь көнне Болгарда узачак. Фестиваль кысаларында Мәрҗани мәчетендә "Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре" дип аталган семинар була. Бәйгедә яшь чикләве юк ди оештыручылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!