Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Каманың "Татарлар" җинаятьчел төркеменең соңгы әгъзасы Казанда тоткарланган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

46 яшьлек Радик Кәлимуллин 20 елга якын яшеренеп йөргән.

Казанда Түбән Каманың "Татарлар" оештырылган җинаятьчел берләшмәсенең соңгы әгъзасын тоткарлаганнар. 46 яшьлек Радик Кәлимуллин 20 елга якын яшеренеп йөргән.

1998 елда "Татарлар" әгъзалары җинаятьчел берләшмәнең элеккеге лидерын үтерүне оештырган булган. Алар автоматлардан аның джип машинасына аткан. Әмма ир бу вакытта машинасында булмаган. Һөҗүмнән соң Кәлимуллин җинаятьтә катнашучыларны җинаять урыныннан алып киткән.

2003 елда Кәлимуллин яшеренгән, ул халыкара эзләүгә игълан ителгән. 2007 елда үтерүләр, бандитлык өчен "Татарлар" җинаятьче төркеменең 25 әгъзасы хөкем ителгән.

Кәлимуллин белән бергә мәхкәмә һәм тикшерүдән Түбән Кама бандасының тугыз әгъзасы: Олег Лазарев, Андрей Красильников, Мөнир Хәбибуллин, Нәфис Бикмөхәммәтов, Семен Николаев, Андрей Бессмертный, Радик Шәфигуллин һәм Зөлфәт Сөләйманов та яшеренә алган.

Кәлимуллин – җинаятьчел төркемнең тоткарлана алмыйча калган соңгы әгъзасы. Аның кайда булуы 13 майда ачыкланган. Кәлимуллинны Казанда тапканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG