Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Путин Украинадагы сугышка катыша, "полковник дәрәҗәсендә" карарлар кабул итә


Аерым алганда, Русия президенты "Донбасстагы көчләрнең күчеп йөрешен билгеләргә ярдәм итә" диелә. Узган атнада монда Русия гаскәрләренең Северский Донец елгасын кичеп чыгарга тырышуы уңышсызлык белән тәмамланган иде.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышта шәхсән катнаша, "полковник дәрәҗәсендә" оператив һәм тактик карарлар кабул итә, дип яза Көнбатыштагы хәрби чыганакларына сылтама белән The Guardian һәм The Times.

Аларның сүзенчә, Русия президенты "Донбасстагы көчләрнең күчеп йөрешен билгеләргә ярдәм итә", (узган атнада монда Русия гаскәрләренең Северский Донец елгасын кичеп чыгарга тырышуы уңышсызлык белән тәмамланган иде), шулай ук Русия кораллы көчләренең баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимов белән "элеккегечә тыгыз хезмәттәшлек итә".

"Путин һәм Герасимов, гадәттә полковник яки бригада генералы кабул итәргә тиешле тактик карарларны кабул итүдә катнаша дип саныйбыз", дип белдергән ике басмага да чыганагы.

The Times, Валерий Герасимовның гаскәр белән җитәкчелек итүдән читләштерелүе турындагы хәбәрләргә карамастан, хәрби хәрәкәтләрдә ул әле дә карарлар кабул итә дип искәртә.

Британия гаскәренең элеккеге бригада генералы һәм Халыкара стратегик тикшеренүләр институтының җирдәге хәрби хәрәкәтләр белгече Бен Барри фикеренчә, дәүләт башлыгының хәрби хәрәкәтләрдә карарлар кабул итүдән күпкә әһәмиятлерәк эшләре булырга тиешле.

21 арельдә, саклану министры Сергей Шойгу белән эш очрашуында Путин Мариупольдәге "Азовсталь" заводын һөҗүмгә тотмаска кушты. Ул вакытта Шойгу "Азовсталь"нең "ныклап һәм бөтен периметр буйлап" томалануын әйтте, Русия гаскәрләренә "Азовсталь"дәге эшләрне бетерү өчен өч-дүрт көн" кирәк булачак диде.

Моңа җавап итеп Русия президенты "Бу шундый очрак - без солдатларыбызның һәм офицерларыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклау турында уйларга тиеш, ягъни без һәрвакыт уйларга тиеш, әмма бу очракта бигрәк тә. Җир асты коридорларына кереп, җир астыннан ул сәнәгать объектлары буйлап шуышырга кирәкми. Чебен дә очмаслык итеп бу сәнәгать зонасын томалагыз", диде ул. Әлеге белдерүгә карамастан, май башында Русия гаскәрләре "Азовсталь" заводына һөҗүм башлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG