Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек хезмәте Татарстан егетенең хатын-кызларны көчләүдә катнашуын белдерде


Украина, Киев өлкәсе
Украина, Киев өлкәсе

21 яшьлек Булат Фассахов "бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, аны көчләгән", диелә хәбәрдә.

Украина иминлек хезмәте (СБУ) украин хатын-кызларын көчләүдә Татарстаннан хәрби - 21 яшьлек Булат Фассахов та катнашкан дип хәбәр итте. Оешма шикләнелгән гаскәринең фотоларын чыгарды.

"Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән", диелә СБУ хәбәрендә.

Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова язуынча, Фассахов үзенең өч хезмәттәше белән башка бер көнне икенче йортка да кергән. "Бер хатын-кызны өйдә калдырып, башка гаилә әгъзаларын урамга чыгарганнар. Хатын-кызны, үтерү белән янап, өчәүләп чиратлашып көчләгәннәр", диелә прокурор хәбәрендә.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасының Русия басып алган Украина җирләрендә кылынган хәрби җинаятьләр турындагы апрель хисабында да шундый көчләүләр турында язылган иде.

Апрель ахырында Украина омбудсмены Людмила Денисова психологик ярдәм күрсәтү кайнар элемтәсенә җенси көчләүләр турында 400дән артык шалтырату килде дип белдерде.

Русия ягыннан президент сүзчесе Дмитрий Песков Украинада Русия солдатларының хатын-кызларны көчләүләре турында хәбәрләрне ялган дип атады.

Сугыш барган вакытта Азатлык конфликт тарафлары биргән мәгълүматны тикшерә алмый. Фассахов турындагы хәбәр Украинаның рәсми органнары тарафыннан чыгарылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG