Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны Җиңү көне алдыннан бер атна санитар блокка ябып тотканнар


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

9 майда колониядә тоткыннар маршы узарга тиеш булган, Мифтахов чарада катнашудан баш тарткан. Марш алдыннан оператив хезмәткәр Азатка башка тоткыннарның һөҗүм әзерләвен, "шул һөҗүмнән саклап калу өчен" аны санитар блокка ябуларын хәбәр иткән.

"Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан өчен биш ел да тугыз айга хөкем ителгән математик Азат Мифтаховны бер атнага санитар блокка изоляциягә япканнар – колония җитәкчелеге моны Азатка башка тоткыннардан куркыныч янавы белән аңлаткан. Мифтаховның хатыны Елена Горбань белдерүенчә, бер атна буе элемтәгә чыкмаган Азатның хәлен белер өчен махсус адвокат ялларга туры килгән.

FREEAZAT телеграм-каналы Азат Мифтаховның 9 майда колониядә узасы тоткыннар маршында катнашудан баш тартуын, марш алдыннан оператив хезмәткәрнең Азатны башка тоткыннар тарафыннан аңа каршы һөҗүм әзерләнүе турында кисәтүен һәм колония хакимиятенең 6 майдан 12 майга кадәр Азатны "шул һөҗүмнән саклап калу өчен санчастькә ябуларын" яза.

Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка инде күптән улы белән элемтәгә чыга алмавын әйтте.

"Азатның хатыны Елена бер атна элек чаң кага башлады – Азаттан бер хәбәр юк, шалтыратмый, диде. Хатлар озак йөри, җавап килгәнче берничә көн үтә. Әле анда бәйрәм яллары да туры килде, яллардан соң шимбә-якшәмбе... Инде җавап булмаса, колониягә барырга адвокат ялларга туры киләчәк, дип уйлаша башладык. Мин колониягә шалтырата торгач, ниһаять, телефонны алдылар, борчылмагыз, Азат белән бар да яхшы, телефоннан башка мәгълүмат бирә алмыйбыз, диделәр. Мондый мәгълүматны телефон аша да, хат аша да тапшыра алмыйлар – адвокат аша гына. Елена Омутнинскидан адвокат яллап, Азат янына җибәрде. Адвокат аша гына барысын да белдек. Ул марш турында да, анда катнашу-катнашмавы турында да Азат миңа алдан берни әйтмәде, телефон аша әйтергә дә ярамас иде", дип сөйләде Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка.

Хатыны Елена исә апрельдә очрашкан чакта Азатның бу марш турында сөйләвен әйтә: "Ул вакытта Азат ничек тә бу маршка катнашмый калырга тырышачакмын дигән иде. Без эш штраф изоляторы белән тәмамланыр дип көттек. Бәхеткә, изоляциянең җиңелрәген тапканнар", диде Горбань.

– Бер атна изоляциядән соң, Азатка "бернинди куркыныч янамый" дигән кәгазьләргә кул куярга биргәннәр, ул баш тарткан. Башка тоткыннардан аңа андый янаулар да килми, куркыныч та сизелми, ди. Әйтүләренчә, "сәяси"ләрне 9 майга аерым ябып кую – гадәти хәл. Дөресрәге, 9 майда гына да түгел, бөтен бәйрәмнәрдә дә шулай.

Әнисе дә, хатыны да әлеге изоляциядән соң әле һаман Мифтахов белән элемтәгә керә алмаган. "Аларның ике отрядын бер иттеләр, телефонга чират зур, Азат әле һаман шалтыратмады", дип аңлатты әнисе Гөлнур Хөсәенова.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG