Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкының геноциды корбаннарын искә алу көнендә Нариман Джелялның изолятордан язган хаты чыкты


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Аны Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Әминә Джеппар чыгарды.

18 май - кырымтатар халкының геноциды корбаннарын искә алу көнендә, Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Әминә Джеппар, Акмәчет (Симферополь) тикшерү изоляторында тотылучы кырымтатар сәясәтчесе һәм активисты Нариман Джелял язган хатны чыгарды.

Хатында Джелял барлык кырымтатарларга мөрәҗәгать иткән: "Халкым минем, синең яңа сынауга бирешмәслек көчең бар. Сиңа туган җиреңдә нык басып торырга, аны яратырга кирәк. Дөреслеккә юл никадәр авыр булмасын, аннан курыкма. Азатлыкка һәм гаделлеккә булган мәңгелек сөюеңне исеңә төшер, аларны дус булмаучылар кулындагы алдаучан рәхәтлекләргә алыштырма. Син элек нык тора алгансың, бүген дә нык тора алырсың", дип язган ул.

Русия Джелялга Акмәчет районындагы газүткәргечкә зын салуга кагылышлы "махсус оештырылган гаепләүләр" белдерде, дип искәрткән Джеппяр.

"Оккупантлар, имеш, "оештырылган төркем составында диверсия кылу" һәм "канунсыз рәвештә шартлаткыч җайланмалар алу, саклау, ташу" турында сөйли. Газүткәргечләркә зыян салынган көнне Нариман Джелял Киевта "Кырым платформы" саммитында иде. Русияләрнең гамәлләрен моның өчен үч алу түгелдер дип санарга мөмкинме? Актив сивил карашы, Русиянең Кырымны аннексияләвен кабул итмәве аны кулга алуларының сәбәбе булды да", дип белдергән Джеппар.

Әминә Джеппар 1944 елгы депортацияне "Кырымдагы асаба халыкларның берсен юк итү максаты белән эшләнгән чара иде" дип атый.

"Кызганыч, ХХІ гасырда кабат кырымтатар халкын репрессияләүләре турында сөйләргә мәҗбүрбез, эзәрлекләүләр 2014 елда Русия Кырымны оккупацияләгәннән соң башланды. Шул вакыттан бирле Украинаның йөзләгән ватандашы, аерым алганда кырымтатарлар Русия оккупантлары махсус оештырган җинаять эшләре нигезендә сәяси репрессияләр корбаны булды", дип язган Джеппар.

Бүген, 18майда кырымтатарларның ватаннарыннан сөргенгә җибәрелүенә 78 ел тула. Бу көнне Украинада кырымтатар халкының геноциды корбаннарын искә алалар.

10 майда Украина президенты Владимир Зеленский Нариман Джелялга Левко Лукьяненко исеендәге дәүләт стипендиясе бирү турында фәрман имзалады.

Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG