Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче кырымтатар Исмет Ибрагимовны прокурор 20 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган


Кырымда тентүләр вакытында. 7 июль 2020 ел
Кырымда тентүләр вакытында. 7 июль 2020 ел

Бу – әлеге эш нигезендә гаепләнүче кырымтатарларга соралган иң зур мөддәт.

Русиянең Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе утырышында прокурор "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче кырымтатар Исмет Ибрагимовны 20 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" проекты хәбәр итә. Бу – әлеге эш нигезендә гаепләнүче кырымтатарларга соралган иң зур мөддәт.

Прокурор, Ибрагимов беренче өч елын төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә үткәрергә тиеш дип белдергән. Ул әлеге таләбен Исмет Ибрагимовны "Русия хакимиятен яулап алуны һәм террорчы эшчәнлек әзерләүдә гаепләүләре, моның җәмгыятькә зур куркыныч тудыруы" белән аңлаткан. Шулай ук прокурор Ибрагимов 500 мең сум штраф түләргә тиеш дип саный

Прокурор азат ителгәннән соң Ибрагимовның иреген ике елга чикләүне сораган.

Исмет Ибрагимовны "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасенә катнашы булуда шикләнеп, террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда һәм көч кулланып хакимиятне алыштыруны әзерләүдә гаеплиләр.

Тикшерү фаразынча, Ибрагимов Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" фиркасенең бүлекчәсен "оештырган" һәм "яшертен рәвештә аның эшчәнлегенә ярдәм иткән".

Шулай ук гаепләү әйтүенчә, ир "халык арасында Ислам пропагандасы алып барган, Русиягә каршы уй-фикерлә тараткан, тарафдарлар эзләгән һәм Кырым халкында тенденциоз фикер йөртү булдырган".

2020 елның 7 июлендә Русия куәт оешмалары кырымтатарлар йортларында тентүләр уздырган иде.

Тентүләр вакытында җиде кеше тоткарланды. Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе чикләү чарасы билгеләгәндә алты тоткарланучыны сак астына алырга кушты.

Исмет Ибрагимов, Зекирья Муратов, Вадим Бектемиров, Эмиль Зиядинов, Алим Суфьянов, Сейран Хайрединов мәхкәмә залында кулга алынды һәм Акмәчеттәге тикшерү изоляторына ябылды.

Күз күреме ягыннан І төркем инвалидлыгы булган Александр Сизиковны йорт сагына яптылар. Барлык тоткарланучылар да Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир" дини оешмасына катнашы булуда гаепләнде.

Зекирья Муратов – 11,5 елга, Вадим Бектемиров – 11 елга төрмәгә хөкем ителде.

2014 елның язында Кырымны аннексияләгәннән соң, Русия хакимиятләре хәрәкәткә иярүчеләрне, нигездә кырымтатарларны эзәрлекли башлады. Еш кына тентүләр вакытында табылган дини әдәбиятка гына нигезләнеп, аларга каршы террорчылык турындагы маддә нигезендә җинаять эшләре ачалар. Хәзерге вакытта Русия хакимиятләре террорчы эшчәнлек белән бәйләгән йөздән артык кеше сак астында, яки төрмәдә. Аларның күбесен халыкара хокук яклау оешмалары сәяси тоткыннар дип таныды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG