Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырларның мәнфәгатен яклаучы Интизар Илһам Австралия парламентына үтмәде, ләкин бәйсез намзәтләр арасында иң күп тавыш җыйды


Интизар Илһам - Австралия парламентына дәгъва кылган беренче яшь уйгыр-мөселман кызы булды.

Австралия парламенты сайлауларында Демократик альянсның кече фиркасеннән бәйсез намзәт буларак катнашкан 28 яшьлек Интизар Илһам (Intezar Elham) үтмәгән. Шул ук вакытта ул бәйсез намзәтләр арасында иң күп тавыш җыйган. Бу хакта Австралиядән Диләрә Вәлиева хәбәр итте.

21 майда узган сайлауда аның өчен тавыш биргән кешеләргә, аңа ярдәм иткән волонтерларга Интизар Илһам рәхмәт сүзләре җиткергән.

"Интизар бер мең тавыш алды. Ул парламентка узмады. Монысы алдан ук билгеле иде. Яңа кеше, яңа фирка булганга күп кешеләр бу турыда белми иде. Аның максаты - беренче тапкыр сәясәткә керү, башка фиркаләргә, парламент вәкилләренә уйгыр җәмгыяте, төрки-мөселман халыкларының проблемнарын күрсәтү булды. Хәзер аны беләләр, элемтәләр урнаштырды, бу эшне ул дәвам итәргә җыена", диде Диләрә.

Диләрә Вәлиева сүзләренчә, Интизар Илһам бәйсез намзәтләр арасында иң күп тавыш җыйган.

Сайлаудан соң Илһам аның өчен тавыш биргән кешеләр, ярдәм иткән волонтерларлар алдында чыгыш ясаган.

"Бу безнең беренче тәҗрибә булды. Мин нәтиҗәләр белән горурланам. Безнең кампаниягә карата булган игътибар матбугат чараларыннан (ABC, Sky, The Advertiser) гына түгел, минем янга килеп илһам алуын белдергән башка депутатлардан да булды. Мин моның белән канәгать", дигән ул.

Интизар һөнәре белән физиотерапевт, Австралиянең Аделаида шәһәрендә туган, тамырлары Синҗаннан, әти-әнисе Өремче шәһәреннән – әтисе уйгыр, әнисендә татар һәм уйгыр каны. Ул сәясәткә китәргә җыенмый. Шулай да аны Кытайның һәм коммунистлар фиркасенең Австралиягә йогынтысы борчый.

"Минем әби-бабам Кытайның кырыс авторитар хакимиятеннән качкан. Мин Кытайның коммунистлар фиркасе Австралияне һәм безнең демократияне бозуын күреп тик утыра алмыйм", диде ул.

Интизар Илһам җирле Төркестан җәмгыяте белән берлектә уйгырларның, төрки халыкларның геноцидына каршы көрәшә, уйгырларны яклау темасын Австралия сәясәтендә күтәрә. Интизарның сайлауда катнашуына беренче идеясы да Австралиядәге Кытай коррупциясенә каршы көрәш, Австралия дәүләтен Кытайдагы уйгырларны яклауга җәлеп итү, илнең Кытай белән багланышларын киметү булды.

Австралиядә яшәүче җирле татарлар Интизар Илһамның сайлау кампаниясендә волонтерлар буларак катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG