Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда төркиләр геноцидына каршы көрәшүче Интизар Илһам Австралия парламентына дәгъва итә


Интизар Илһам
Интизар Илһам

Австралия татарлары Кытайда уйгырлар һәм башка мөселманнар хокукларын өчен көрәшүче Интизар Илһамның сайлау кампаниясендә волонтер буларак катнаша.

Австралия парламенты сайлауларында Демократик альянсның кече фиркасеннән бәйсез намзәт буларак 27 яшьлек Интизар Илһам катнаша. Бу турыда Азатлыкка Австралиядән Диләрә Вәлиева хәбәр итте. Аның белдерүенчә, Интизар һөнәре буенча физиотерапевт, Австралиянең Аделаида шәһәрендә туган, тамырлары Синҗаннан, әти-әнисе Үремче шәһәреннән – әтисе уйгыр, әнисендә татар һәм уйгыр каны.

Интизар Илһам җирле Төркестан җәмгыяте белән берлектә уйгырларның, төрки халыкларның геноцидына каршы көрәшә, уйгырларны яклау темасын Австралия сәясәтендә күтәрә. Интизарның сайлауда катнашуына беренче идеясы да Австралиядәге Кытай коррупциясенә каршы көрәш, Австралия дәүләтен Кытайдагы уйгырларны яклауга җәлеп итү, илнең Кытай белән багланышларын киметү.

Моннан тыш, Интизарның програмында коррупциягә каршы эшчәнлек, климат үзгәрүенә каршы көрәш, сәламәтлек саклауны яхшырту, яшәү стандартларын күтәрү, картлар турында кайгырту кебек җөмәләләр бар.

Диләрә Вәлиева белдерүенчә, җирле татарлар Интизар Илһамның сайлау кампаниясендә волонтерлар буларак катнаша.

Диләрә Вәлиева
Диләрә Вәлиева

Австралия парламентына сайлаулар 21 май шимбә уза. Беренчел нәтиҗәләр бүген, Казан вакыты белән 17:00 сәгатькә чыгар дип көтелә.

  • Уйгырлар - Кытайның Синҗан-уйгыр төбәгендә күпләп яшәүче мөселман халкы. Кытай хакимияте тарафыннан алар даими эзәрлекләүдә. Көнбатыш журналистлары, сәясмәннәре Кытайда мөселманнар өчен "тәрбия лагерьлары" турында сөйли.
  • Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга берничә ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
  • Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
  • Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​
  • Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG