Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай концлагерендә булган өч уйгыр язмышы


Синҗандагы "төзәтү лагеры"

Кытай концлагерләренә эләгүчеләр физик һәм психологик газаплаулар турында сөйли, иреккә чыккач та, эзәрлекләүләр дәвам итә ди алар.

Кытайда геноцидка дучар булып күчеп китә алучылар бар һәм әледән-әле мондый язмышлар турында язмалар дөньяга чыга. "Настоящее время" телеканалы Синҗан концлагерьларында утырган өч кеше белән сөйләшкән. Аларның берсе — 33 яшьлек Миһригөл Торсын. Ул Синҗандагы лагерьгә 2015 елда Мисырдан кайткач эләгә. Миһригөл кулында яңа туган өч игезәк бала була, ләкин Кытай полициясен бу туктатмый. Ананы балаларыннан аерып алалар һәм концлагерьгә озаталар. Ул анда өч ел була. Бу вакыт эчендә балаларының берсе ачтан үлә.

Кытай уйгырларны һәркайда эзәрлекли
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

— Кытай концлагере минем гомеремне сындырды, мин бер баламны — улымны югалттым. 2015-2018 елларда төрмәдә мине физик яктан да, психологик яктан да җәзаладылар. Тәнем аша электр тогы уздырдылар, мин янымда тугыз хатын-кызның үлеме шаһите булдым. Тугыз хатын камерада үлде, бу бик котычкыч тәҗрибә булды, - дип сөйли Торсын.

Зумра Давуд концлагерьдә ике ай була. Анда аңа билгесез дарулар эчәргә мәҗбүр иткәннәр. Хәзер ул бала таба алмаячак.

— Мин концлагерьда 62 көн булдым. Мине Пакъстан ватандашы булган иремнең Пакъстан илчелегенә мөрәҗәгате коткарды. Аның тырышлыгы аркасында азат ителдем. Ләкин шушы ике ай эчендә котычкыч сынаулар аша уздым. Безне дарулар эчәргә мәҗбүр иттеләр. Белмим, нинди дарулар булгандыр. Безгә бирәләр иде дә, бармакларын авызга тыгып, йоттык микән дип тикшерәләр иде, — ди Давуд.

АКШка күчеп киткәннән соң Зумрат үзенең "Бер гаилә – бер бала" кытай програмы корбаны булганын аңлаган. Табиб Зумратның мәҗбүри стерильләштерүгә дучар булганын раслаган.

Канадада яшәүче 60 яшьлек Абдуллахад Нурны Синҗан концлагерльләре ветераны дип йөртәләр. Ул төрмәгә 1990нчы еллар башында мәдрәсә тәмамлау белән эләгә. Өч елдан иреккә чыга. Чыканнан соң аңа бер документ бирелә. Анда Кытай ватандашы Абдуллахад Нурның рәсми төрмә мөддәте ике ел, ә тагын бер елы өчен чыгымнарны ул үзе капларга тиеш диелә. Озак уйлап тормый ул Кыргызстанга качып китә. Ләкин Кытай махсус хезмәтләре аны эзәрлекләүне дәвам итә.

Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Казакъстанда да Кытайның күзләү хезмәте уйгырларны эзли

— Бөтен җирдә: Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Казакъстанда да Кытайның күзләү хезмәте уйгырларны эзли. Аннары алар артыннан җирле полицияне җибәрә. Әгәр дә кемне дә булса тоталар икән, аны Кытайга җибәрәләр иде. 1999 елда мин башка Кыргызстанда кала алмый идем һәм Үзәбәкстанга киттем. Ә анда шул ук хәл: үзбәк полициясе безнең фотолар белән районнарны тикшереп йөри. Ул вакытта күп кенә уйгырлар Кытайга экстрадицияләнде. Шуңа күрә безгә Үзәк Азиядән Төркиягә китәргә туры килде, — ди Абдуллахад Нур.

Һаага трибуналында уйгырларны тәҗрибәле британ адвокаты Родни Диксон яклый. Ул Кения, Либия, Руанда, элекке Югославиядә кеше хокуклары бозу белән бәйле берничә зур мәхкәмә эшләрендә катнаша. Диксон кытай куәт оешмалары вәкилләренең уйгырларны бөтен дөнья буйлап эзәрлекләвен, экстрадицияләү һәм концлагерьларга җибәрүен раслый.

— Таҗикстанда гына да сүз меңләгән депортацияләнгән яки билгесез югалган кешеләр турында бара. Кайчандыр Таҗикстанда өч мең уйгыр яшәгән. Аларның саны кисәк кимегән, якынча 100 кешегә калган. Шундый ук хәл башка күрше илләрдә дә күзәтелә, мәсәлән, Мисырда шундый ук схема буенча. Ышанычлы чыганакларга караганда, бу миллионлаган кеше. Бу бик борчулы хәл, аны тикшерергә кирәк, — ди Диксон.

30 ил, шул исәптән АКШ, Канада, Британия һәм Европа берлеге дәүләтләре Пекинны Синҗан мөселманнары геноцидында һәм репрессияләрдә гаепләде. Күптән түгел АКШ сәүдә министрлыгы Кытайның кораллы көчләре һәм уйгыр азчылыгына карата сәясәте белән бәйле 34 ширкәт һәм оешмага санкцияләр кертү турында игълан итте. Моңа җавап итеп Пекин Вашингтонны илнең эчке эшләренә тыкшынуга омтылуда гаепләде.

Пекинда кышкы Олимпиада ачылышы алдынн Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Синҗанда гына түгел, бөтен Кытайда кеше хокуклары бозылуны тиз арада тикшерүне чакырып мөрәҗәгать ясады.

Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесеннән Казанга укырга килеп, Кытайга кире кайтырга куркучылар арасында абый-энеле игезәкләр Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт тә бар иде. Алар – Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре – уйгыр, әниләре – чыгышы белән Казан ягыннан. Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек бу ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. 2019 елда аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне булмаган, туганнарының кайда булуы билгесез. Төрле мәхкәмәләр узып, алар Казанда калуга иреште.

Аларны яклаучы адвокатларның берсе Руслан Нәгыев мондый эшләрдә уңай нәтиҗәгә ирешү теоретик яктан авыр түгел, ләкин чынбарлыкта Русия белән Кытайның яхшы мөнәсәбәтләрен исәпкә алганда төрлесе булырга мөмкин диде Азатлыкка.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

Аның сүзләренчә, Русия тарафыннан 1957 елда кабул ителгән экстрадиция турындагы Европа конвенциясе үз илендә кеше хокуклары бозылган һәм аңа куркыныч янаган кешене ул илгә кайтаруны мөмкин санамый. "Моннан тыш Русиянең качаклар турындагы кануны да үз дәүләтендә этник, сәяси яки башка сәбәпләр белән эзәрекләү янаган кешене ул илгә тапшырмауны гарантияли. Шулай ук Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең әгәр кешегә үз илендә газаплаулар янау дәлилләнгән очракта бу кеше ул илгә тапшырылмаска тиеш дигән карары бар. Мондый затка вакытлы сыену бирелергә мөмкин. Ләкин чынбарлыкта җиңүгә ирешү авыррак, чөнки Русия белән Кытай мөнәсәбәтләре яхшы. Әгәр Русия эзәрлекләү яный дип Кытай ватандашын Кытайга тапшырудан баш тартса, ул андагы дискриминацияне таныган булып чыга. Үзәк Азиядән килеп, сыену сораучылар белән шундый хәлләр", диде Нәгыев.

Адвокатка әйтүенчә, Казанда Синҗаннан килгән тагын бер егет бар. Аның студент визасы гамәлдә, әлегә проблемнар килеп чыкмаган. Ул Кытайга кайтмый.

Уйгырлар — Синҗандагы иң зур төрки халык. Шулай ук анда казакълар, кыргызлар, таҗиклар, дунганнар һәм кайбер исәпләүләргә караганда, мең чамасы татар да яши. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында.

  • Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
  • Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
  • Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​
  • Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG