Accessibility links

Тукай районында ташландык өйләрдән экстремистлар эзләячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җирлек башлыклары ташландык өйләрдән анда канунсыз яшәп ятучыларны эзләячәк. Башлыкларга авылга килгән чит ил ватандашларын күз уңына алырга һәм дини объектларның документлары белән бәйле эшләрне төгәлләргә дә кушылган.

Татарстанның Тукай районында ташландык өйләрдән экстремистлар эзләп йөри башлаячаклар. Җирлек башлыкларына шундый киңәш бирелгән. Карарны район шурасы кабул иткән дип яза Chelny-biz.

Түрәләргә халык дружиналарыннан ихтыяриларны да алып, "даими рәвештә буш торган өйләрне карап чыгарга" тәкъдим иткәннәр, моны "теркәлмәгән затларның канунсыз яшәп ятуын ачыклау максаты белән" эшләячәкләре әйтелә.

Шулай ук җирлек башлыкларына авылларга чит ил ватандашларының килүен анализларга һәм дини объектларның документларын рәсмиләштерү эшен төгәлләргә кушылган.

Соңгы елларда Русиядә экстремистларны дин тотучылар арасында эзләү күренеше киң таралды. 2021 елда сәяси сәбәпләр белән төрмәгә ябу очраклары күп булды. "Традицион ислам"нан читкә тайпылган дип саналучы мөселманнар гына түгел, сәяси карашлары һәм эшчәнлекләре белән хакимиятнең ачуын чыгарганнар да эзәрлекләнде.

Арым алганда, узган ел 2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элекке укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.

Шулай ук былтыр Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Нәкыя Шәрифуллина экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнде (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсенең 1нче бүлеге)

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG