Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Москва" матросларын "фаҗига нәтиҗәсендә" һәлак булдылар дип танымакчылар


"Москва" ракет крейсеры. Архив фотосы
"Москва" ракет крейсеры. Архив фотосы

Мөхәммәд Муртазаевның әнисенә Кырым республикасы хәрби комиссариаты, улыгыз "2022 елның 13 апрелендә ачык диңгездә "Москв" крейсерында булган фаҗига нәтиҗәсендә хәбәрсез югалды" дигән хат җибәргән.

"Москва" крейсерында хезмәт итәргә җибәрелгән "срочник"ларның әти-әниләренә улларын "фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булдылар" дип танырга тәкъдим итәләр, дип яза "Новая газета. Европа".

Мөхәммәд Муртазаевның әнисенә Кырым республикасы хәрби комиссариаты улыгыз хәбәрсез югалучылар исемлегендә тора дип хәбәр иткән.

Ана кеше әйтүенчә, комиссариат җибәргән хатта "Хәрби хезмәткә чакырылган Муртазаев Мөхәммәд Серверович 2022 елның 13 апрелендә ачык диңгездә "Москва" крейсерында булган фаҗига нәтиҗәсендә хәбәрсез югалды", дип язылган.

Һәлак булган башка бер "срочник" солдатның әнисе дә шуны ук сөйләгән, ул исемен күрсәтмәүне сораган.

Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы бүлекчәләре ата-аналардан, фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булды, дип язылган документларны имзалауларын таләп итә һәм крейсер "махсус хәрби операциядә" катнашмады, ди.

"Новая газета. Европа" басмасы язуынча, "срочник"ларның әти-әниләре хәрби җитәкчелектән дөресен белергә тели һәм Русия саклану министрлыгына күмәк дәгъва бирергә җыена.

"Москва" крейсеры батканнан соң айдан артык вакыт узды. Әлегә кадәр Русия саклану министрлыгы бер мәртәбә генә бер хәрби хезмәткәрнең һәлак булуын, 27сенең хәбәрсез югалуын әйтеп хисап тотты.

Әмма матросларның әти-әниләре уллары сөйләгәннәрдән чыгып ким дигәндә 40 диңгезченең һәлак булуын сөйли. Министрлык 396 диңгезченең эвакуацияләнүен әйтте. Ләкин ничәсенең җәрәхәтләнүе турында хәбәр ителмәде.

"Москва" крейсеры апрель уртасында батты. Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын белдерде. Русия саклану моны кире кага, крейсер янгын нәтиҗәсендә батты дип ышандыра.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Украина белән сугышта "срочниклар" катнашмаячак дип вәгъдә иткән иде. Әмма "Москва" экипажында "срочник"ларның да булуы билгеле, моны хәрби җитәкчеләр үзләре дә таныды.

Май башында "Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булды. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште. Егет урта дәрәҗәле җәрәхәтләр алып башта Акмәчеттәге һоспитальдә дәваланган, 21 апрель көнне аны махсус очкыч белән Петербурга озатканнар.

Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган булган. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG