Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада кеше хокукларына багышланган стелага русияләр исеменнән матәм веногы куйганнар


Уфада кеше хокукларына багышланган стела
Уфада кеше хокукларына багышланган стела

Аны тумышы белән Уфадан булган, хәзерге вакытта Петербурда яшәүче язучы һәм активист Артур Дмитриев урнаштырган. "Без кеше хокукларын хәтерлибез һәм аларны уйлап сыкранабыз", дип яза активист.

Активист Артур Дмитриев Уфадагы кеше хокукларына багышланган стелага матәм веногы куйган. Бу хакта ул Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итте.

"Кеше хокукларына багышланган стела янына венок куйдым. "Русия ватандашларыннан" дигән тасма белән", дип язган ул. Дмитриев әйтүенчә, Русиядә хокукларның "башка калмавы" моңа сәбәпче булган.

"Хокукларны яклау белән шөгыльләнүче барлык оешмалар җимерелде, Башкортстан республикасы башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасында Украинага атом бомбасы атарга теләүче субъект утыра, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары ватандашлар арасында бишенче колоннаны эзләргә тәкъдим итә һәм сугышны хуплый. Сугышны хәтта бу стеланы куйган кеше дә хуплый һәм җимерелгән Мариуполь буйлап бәхетле елмаеп йөрүче фотографның күргәзмәләрен оештыра. Без кеше хокукларын хәтерлибез һәм аларны уйлап сыкранабыз", дип язган активист.

"Кеше хокукларының гомум декларациясе" дип атлаган әлеге стела Уфа үзәгендә 2020 елда ачылды. Аны архитектор Дмитрий Винкельман остахнәсендә Башкортстанда сивил җәмгыятькә ярдәм фонды грантына ясадылар.

Апрель башында Петербур мәхкәмәсе Владимир Путин сүзләрен тотып пикетка чыкканы өчен Артур Дмитриевка 30 мең сум штраф салган иде. Аның плакатында Русия президентының Икенче дөнья сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чыгышыннан өзек язылган булган: "Сугыш шулкадәр кайгы китерде, моны оныту мөмкин түгел, янә агрессив планнар коручыларны гафу итү юк".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG