Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вазифасыннан киткән дипломат сугышка Русия тышкы эшләр министрлыгы да гаепле дип белдерде


Русия тышкы эшләр министрлыгы
Русия тышкы эшләр министрлыгы

Дипломат сүзләренчә, аның элеккеге хезмәттәшләре җитәкчелекне, Русия Украинада тиз арада җиңү яуларга мөмкин, дип ышандырулары өчен җаваплы.

23 майда Русиянең Женевадагы БМО каршындагы даими вәкиллеге хезмәткәре Борис Бондарев, Русиянең Украинага каршы сугышына протест белдереп, вазифасыннан китүе турында әйткән иде, Көнбатыш мәгълүмат чаралары аның белән әңгәмә корган.

The New York Times-ка әңгәмәсендә Бондарев низагта президент Владимир Путин гына түгел, Русиянең тышкы эшләр министрлыгы да гаепле дип белдергән. Дипломат сүзләренчә, аның элеккеге хезмәттәшләре җитәкчелекне, Русия Украинада тиз арада җиңү яуларга мөмкин, дип ышандырулары өчен җаваплы.

"Алар Украинага, Көнбатышка дөрес бәя бирмәде, гомумән, бөтен әйбергә дә ялгыш бәя бирделәр", дигән Бондарев сугыш башланганчы Кремльнең анализларындагы хаталар турында телгә алып.

"Тышкы эшләр министрлыгы да гаепле, чөнки дипломатларда булырга тиешле мәгълүматны хәбәр итмәде, киресенчә, бар да яхшы дигән хисаплар юллады", дигән ул.

Элегрәк "Важные истории", сугыш башлаганчы Путин Украинаны тиз арада җимерәчәгенә инанган булган дип язды, әмма басма искәртүенчә, бу фикерне анда тышкы эшләр министрлыгы түгел, ФСБ формалаштырган.

Бондарев сүзләренчә, хезмәттәшләре арасында сугышка мөнәсәбәте аныкы кебек булучылар бар, кайберләре хәтта сугыш башлангач вазифасыннан киткән, әмма аннан аермалы буларак халык алдында белдерүләр ясамаганнар. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итте.

Шулай да дипломат тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре арасында мондый карашлы кешеләрнең азрак булуын таныган. "Күпләр һаман үзләре үк тудырырга ярдәм итә торган пропагандага ышана", дигән.

Бондарев әйтүенчә, кайбер хезмәттәшләре Русиянең атом-төш коралы белән янаулары каршында Көнбатыш юл бирүләргә барачак дип саный. Ул хезмәттәшләреннән чынлап та балаларыгызның "радиоактив хәрабәләр" арасында яшәвен теләр идегезме дип соравын әйткән, үзе әйтүенчә, аңа "кыйммәтләр мөһимрәк" дип җавап биргәннәр.

БМОның Женевадагы бүлекчәсе сайтындагы мәгълүматка күрә, Бондарев даими вәкиллектә киңәшче вазифасында булган. Ул дипломатик хезмәттә 20 ел эшләвен әйткән. Эштән китүе турында ул кичә ачык хат чыгарып хәбәр итте.

"Путинның Украинага каршы башлаган, әмма чынлыкта барлык Көнбатыш дөньясы белән сугышы – украин халкына каршы җинаять кенә түгел, мөгаен Русия халкына каршы да иң авыр җинаятьтер", дип язган ул LinkedI социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Моңа Русия тышкы эшләр министрлыгы әлегә фикер белдермәде. 24 майда Кремль сүзчесе Дмитрий Песков "Бондарев әфәнде башка безнең белән түгел, мөгаен безгә каршы. Ул Русия җитәкчелегенең гамәлләрен тәнкыйтьли, ә аларны илебезнең барлык халкы диярлек хуплый", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG