Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы мәгълүмат чараларын мәхкәмәсез ябу турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте


Фикер алышулар барышында КПРФ фракциясе бу тәкъдимгә каршы чыккан. Коммунист Алексей Куринный моны мәгълүмат чараларына сәяси басым булырга мөмкин дигән.

Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тараткан, Русия гаскәрен дискредитацияләгән һәм санкцияләргә өндәгән мәгълүмат чараларының теркәвен гамәлдән чыгарырга һәм интернет-чыганакларны томаларга мөмкинлек бирүче канун өлгесен Русия думасы 24 майда беренче укылышта кабул итте.

Канун өлгесен 361 депутат хуплаган, каршы тавыш бирүчеләр булмаган, дүрт депутат фикер белдерүдән тыелган.

РБК искәртүенчә, фикер алышулар барышында КПРФ фракциясе бу тәкъдимгә каршы чыккан. Коммунист Алексей Куринный моны мәгълүмат чараларына сәяси басым булырга мөмкин дигән һәм мәгълүмат чарасының теркәлүен Баш прокуратура карары белән түгел, мәхкәмә аша гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән.

Моннан тыш Русия думасы, Русиядән китүче "дус булмаган" чит ил ширкәтләренең оешмаларына тышкы идарә кертү механизмы турындагы канун өлгесен дә, беренче укылышта кабул итте.

Документка ярашлы, әгәр эшен туктатып торган яки тулысынча ябылган, 25 проценттан артык хиссәсе чит илнеке булган ширкәт икътисад өчен "зур" әһәмияткә ия икән, мәхкәмә карары нигезендә тышкы идарә кертеләчәк.

Русиянең сәнәгать оешмалары хуҗалары һәм эшмәкәрләр берлегендә исә, канун өлгесен кабул иткәндә, читтән билгеләнеп куелган менеджерлар вәкаләтләрен арттырырга, урлашырга һәм башка төрле канунсыз гамәлләр кылырга мөмкин дип сагаялар. Бу канун өлгесе уңаеннан берлек икътисади үсеш министры Максим Решетниковка хат язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG