Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техас башлангыч мәктәбенә һөҗүмдә 21 кеше һәлак булган


Аларның 19ы - балалар, берсе - укытучы. Тәртип саклаучылар һөҗүм оештыручыны атып үтергән.

24 майда Техастагы Ювалд шәһәренең башлангыч мәктәбендә атыш нәтиҗәсендә ким дигәндә 19 укучы шулай ук укытучы үлгән, дип яза ВВС.

Тагын 13 баланы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәләргә алып киткәннәр.

Басма язуынча, һөҗүмне 18 яшьлек Сальвадор Рамос оештырган, ул ялгыз эш иткән, мотивлары билгеле түгел. Егет хокук саклаучылар тарафыннан атып үтерелгән.

Техас сенаторы Роланд Гутьеррес CNN телеканалына сөйләвенчә, мәктәпкә киткәнче Сальвадор Рамос әбисенә аткан. Ул исән калган, әмма авыр хәлдә, дигән сенатор.

Мәктәптәге атыш җәйге яллар башланырга ике көн кала булган, шуңа күрә 24 май – сишәмбе гадәти булмаганча узган: балалар зоопаркка барган, соңрак укучыларны бүләкләү тантанасы үтәргә тиеш булган. Балаларга мәктәп формасы түгел, бәйрәм киемнәре киеп килергә кушкан булганнар. Хәзер мәктәп ел ахырына кадәр ябылган. Башлангыч мәктәптә 535 бала укыган.

Бу хәлләр турында АКШ президенты Джо Байденга да җиткергәннәр. Ул һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашкан һәм корал белән сәүдә итүне чикләү турындагы канунны кабул итәргә комачаулаучы корал лоббисына карата кичекмәстән чаралар күрергә чакырган.

Штат тарихында бу - корбаннар саны иң күп булган һөҗүм очракларының берсе. 1966 елда Остин шәһәрендәге Техас университеты манарасыннан атыш оештырылганда 16 кеше үлгән булган.

2018 елда Санта Фе шәһәрендәге урта мәктәптә атышта ун кеше һәлак булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG