Accessibility links

АКШ Русиянең дәүләт бурычын түләү өчен лицензиясен озайтмаячак


АКШ финанс министрлыгы
АКШ финанс министрлыгы

Русиягә үзенең дәүләт облигацияләренә ия булган американнарга түләргә мөмкинлек бирүче лицензиянең вакыты 25 майда чыга.

АКШ Русиягә дәүләт бурычының бер өлешен түләргә мөмкинлек бирүче гомум лицензиянең вакытын озайтмаячак. Бу хакта Американың финанс министрлыгы хәбәр итә.

Русиягә үзенең дәүләт облигацияләренә ия булган американнарга түләргә мөмкинлек бирүче лицензиянең вакыты 25 майда чыга.

Бу лицензия Мәскәүгә дәүләт бурычының төп суммасын һәм процентлар түләргә, шулай ук бөтен дәүләт бурычы дефолтын булдырмаска мөмкинлек бирде.

Шул рәвешле Вашингтон Русиягә сугыш башлавы өчен басымны көчәйтергә ниятли.

Узган атнада финанс министры Джанет Еллен АКШ лицензияне мөгаен озайтмас дип белдерде. Әмма, әгәр Русия түли алмый башласа, бу Русиядәге вазгыятькә нык йогынты ясаячак дигән сүз түгел, чөнки ил глобаль капитал базарларыннан аерылды инде, дип искәртте.

Русия финанс министры Антон Силуанов узган атнада, әгәр Кушма Штатлар башка төрле юллар калдырмаса, Мәскәү тышкы бурычын рубльләрдә түләячәк һәм дефолт игълан итмәячәк, чөнки түләү өчен акчалар бар, дип белдерде.

25 майда моны дума рәисе Вячеслав Володин да кабатлады. "Рубльдә түләрбез. Моны АКШ үзе сайлады. Бүген рубль ныклы, бу яктан караганда базарда яхшы конъюнктура урнашты", дип язды Володин телеграм каналында.

Русиянең тышкы бурычы 75 миллиард долларны тәшкил итә. Чит ил банкларындагы алтын-валюта запаслары туңдырылса да, Русия үз бурычларын түләүне дәвам итте. Ул рубльләрдә түләргә дә омтылып карады, әмма Русиянең кыйммәтле кәгазьләрен тотучылар моңа риза булмады. Мәскәү дефолтны булдырмаска тырышып, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итү белән янады.

Bloomberg агентлыгы мәгълүматына күрә, 25 майдан башлап ел ахырына кадәр Русиягә тышкы дәүләт бурычы өчен 2 миллиард долларга якын сумманы түләргә кирәк булачак. Чираттагы түләүләр 23-24 июньгә билгеләнгән. Әгәр түләүне башкара алмаса, Русияне июль ахырында дефолт көтәргә мөмкин диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG