Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәзифә Кәримова: "Мәскәүдә мин журналист идем, авылда язучы булып яшим"


Нәзифә Кәримова: "Мәскәүдә мин журналист идем, авылда язучы булып яшим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:38:13 0:00

Бүгенге чыгаралышта журналист, язучы, күп еллар Мәскәүдә Азатлык радиосы хәбәрчесе булып эшләгән Нәзифә Кәримова белән сөйләштек. Нәзифә ханымның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат, әдәбият, Мәскәүдән Мамадыш районы Арташ авылына кайтып яшәү, авыл кешеләре тормышы турында җылы фикер алышу булды.

Бүгенге чыгаралышта журналист, язучы, тәрҗемәче күп еллар Мәскәүдә Азатлык радиосы хәбәрчесе булып эшләгән Нәзифә Кәримова белән сөйләштек. Нәзифә ханымның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат, әдәбият, Мәскәүдән авылга кайтып яшәү, авыл кешеләре тормышы турында җылы фикер алышу булды.

Нәзифә апа ниләр турында сөйләде:

- "Мәскәүдән Мамадыш районына кайттым, авыл – иҗат өчен иң яхшы урын".

- "Мәйдан", "Казан утлары", "Безнең Мирас"та әсәрләрем чыкты. Авылга кайткач иҗат фикерләвем ачылды".

- "Күбрәк авыл кешеләре турында языла. Шәһәр кешеләре кристаллашкан дип әйтимме, алар турында яза белмимме. Авыл кешеләрен яхшырак язам"

- "Әниемнең хатларыннан зур әсәр әзерлим. Бер чемоданга тутырып алып кайткан идем, шуларны быел ачтым. 50 елдан соң алар башка төрле кабул итәсең"

- "Азатлык радиосында эшләү чорларын бик җылы итеп искә алам. Азатлык журналистиканың эталоны булып тора, анда эшләү бәхетле елларым булды".

- "Бүген сәяси-икътисади хәлләрне аңлатучы радиога ихтыяҗ бар"

- "Татар газет-журналларының бәясе кыйбат түгел. Ярты елга 2 мең сумлык басмага язылдым".

- "Урыс теленнән татарча романнар тәрҗемә итү кирәк микән, ә менә татар телленән урыс теленә кирәк. Инглизчәдән татарчага турыдан-туры тәрҗемә кызыклырак булыр иде".

- "Авылда ялгыз түгелмен. Без бертуган алты бала, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез"

- "Элек 120 йортлы авылда хәзер 60 йорт. Авылда эш юк. Ләкин хәзер шәһәрдә яшәүчеләр йортлар сала башлады, дача буларак тоталар"

- "Ирем Илгиз “Нәзифә чүп түгәргә дә бизәнми чыкмый" дип әйтә иде. Радиода эшләгәндә эфирга чыкканда да сәхнәгә чыккан кебек матурлана идем. Бу мине үземне таркау итеп түгел, ә ничектер җыйнак, тәртипле, калыпка кергән итеп тоя идем".

XS
SM
MD
LG