Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге АКШ һәм Британия Украинадагы сугыш җинаятьләрен тикшерү өчен халыкара төркем оештырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Комиссия Украинаның баш прокуратурасына Русия  хәрбиләре кылган җинаятьләрне теркәү, саклау һәм анализлау эшендә ярдәм итәчәк диелә.

Европа берлеге, АКШ һәм Британия Украинада булган сугыш җинаятьләрен тикшерү өчен консультатив төркем (Atrocity Crimes Advisory Group, ACA) оештыруларын игълан итте.

Комиссия Украинаның баш прокуратурасына Русия хәрбиләре Украинада кылган җинаятьләрне теркәү, саклау һәм анализлау эшендә ярдәм итәчәк, максаты – аларны җинаять җавплылыгына тарту.

"Русия гаскәрләренең Украинада кылган җинаятьләренә дәлилләр җыела бара. Көч куллану башта тыгыз урнашкан шәһәр һәм авылларны бомбалауда, ракет һәм артиллерия һөҗүмнәрендә чагылды, ул меңләгән сивил кешенең һәлак булуына, сивил инфраструктураның җимерелүенә китерде", диелә АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен белдерүендә.

"Русиянең Украинага хәрби агрессиясе барган вакытта коточкыч явызлыклар кылуда гаепле булганнарның барысын да мәхкәмә каршына бастырырга кирәк. Сугыш җинаятьләре җәзасыз кала алмый", дип белдергән Европа берлеге дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель.

Консультатив төркемнең күпчелек криминалист белгечләре, иминлек максатыннан, Польшада булачак.

Быел 23 майда Киевның Соломенски районы мәхкәмәсе Сумски өлкәсендә сивил кешене үтерүдә гаепләнүче Русия сержанты Вадим Шишимаринны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.

Ул сугыш башыннан бирле Украина мәхкәмәсе каршысына баскан беренче Русия хәрбие булды.

Полтава өлкәсе мәхкәмәсе тагын ике русияле хәрбинең – Александр Бобыкин һәм Александр Ивановның эшен карый. Тикшерү фаразынча, алар 24 февральдә Харьков өлкәсенә булган ике атышта катнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG