Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор сайтларның тиешенчә томалануын тикшерүгә прокурорларны җәлеп итмәкче


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тыелган чыганакларны тиешенчә томаламаган элемтә операторларына 800 мең сумга кадәр штраф яный, ә канунны тупас бозулар ачыкланганда җинаять эшләре дә ачылырга мөмкин, ди юристлар.

Томалаулар турындагы кануннарның үтәлешен күзәтү өчен, Роскомнадзор Баш прокуратураны элемтә операторларын планнан тыш тикшерүгә җәлеп итә башлаган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Чаралар планына Русиядә тыелган социаль четәрләрнең, мәгълүмат чараларының томалануын тикшерү һәм трафикны фильтрлау өчен җиһазлар урнаштыру керә.

10 мартта хөкүмәт ел ахырына кадәр эшмәкәрлекне планлы тикшерүне тыя торган мораторий керткән иде, шуңа да карамастан, тикшерүләр ниятләнә.

Мондый тикшерүләр элемтә хезмәте күрсәтүгә рөхсәте булган барлык ширкәтләрдә дә узарга мөмкин. Тыелган чыганакларны тиешенчә томаламаган операторларга 800 мең сумга кадәр штраф яный, ә канунны тупас бозулар ачыкланганда җинаять эшләре дә ачылырга мөмкин, ди басма сораштырган юристлар.

Роскомнадзорда тикшерүләрне Русия инфраструктурасына компьютер һөҗүмнәре берничә тапкыр артуы белән аңлаталар.

"Коммерсантъ"ның федераль операторда эшләүче әңгәмәдәше дә майдан тикшерүләрне кырыслатуларын раслаган. МТС, "МегаФон" һәм "Вымпелком"да рәсми фикер белдерүдән баш тартканнар.

2021 ел ахырына Русиядә якынча 5,3 мең элемтә операторы булган.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач Роскомнадзор 30дан артык бәйсез мәгълүмат чараларының сайтларын, шулай ук Twitter, Facebook һәм Instagram-ны томалады, соңгы икесенә ия булган Meta ширкәте Русиядә экстремист оешма дип табылды һәм тыелды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG