Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Корбан бәйрәмендә җирле сарыкларны гына чалу тәкъдим ителә


Йогышлы чирләр таралган Русия төбәкләреннән хайваннарны республикага кертү тыелган.

Корбан бәйрәме вакытында Татарстанда җирле сарыкларны гына чалырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта 26 майда Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында белдерде. Хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу сәбәпле Русиянең көньяк төбәкләреннән китерелүче сарыкларны республикага кертү рөхсәт ителмәскә мөмкин.

"Русиядә йогышлы чирләр вазгыяте катлаулы. Соңгы елларда Татарстанда сарыклар арта. Бүген республикада якынча 300 мең мөгезле кече терлек бар. Бу мәсьәләне авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров үз карамагында тота. Сарыклар эчке куллану өчен җитәрлек санда. Без корбан чалу өчен хайваннарны Татарстаннан алырга тәкъдим итәбез. Шул рәвешле республиканы йогышлы чирләрдән саклап калачакбыз һәм сарык үрчетүче кешеләргә ярдәм итәчәкбез", диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Русиянең 31 төбәгендә тилчә авыруы таралган. Шулай ук бруцеллез авыруы 32 төбәктә, чәчәк авыруы – 30 төбәктә ачыкланган. Татарстанга бу төбәкләрдән сарык кертү тыелган. Моннан тыш, вакцина ясаткан хайваннарны да республикага кертергә рөхсәт ителми.

Төбәкләрдән сарыклар китерелгән очракта, моның өчен ветеринар хезмәттән махсус рөхсәт кәгазе алынырга һәм хайваннар карантин узарга тиеш.

Мотыйгуллин белдерүенчә, чит төбәкләрдән кертелүче хайваннар арасында корбан чалу шартларына туры килми торганнары күп. Бездә 8-9 мең сум торган сарыкны читтән 3 мең сумга китерәләр иде, ди ул.

Татарстан Диния нәзарәтенең ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм Вәлиуллин быел Корбанда республикада чалыначак мөгезле кече терлек саны 17 меңгә, эре терлек 50-60ка җитәр дип фаразлый.

Корбан бәйрәме Татарстанда 9 июльдә узачак. Корбан чалыр өчен республикада 51 урын билгеләнгән. Шуларның 18е Казанда оештырылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG