Accessibility links

Хокук яклау оешмалары Украинадагы сугышка җибәрү өчен Чечняда ир-атларны урлыйлар дип хәбәр итә  


Чечня башлыгы Рамзан Кадыров
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров

Урланучыларга, билгесез вакытка кадәр "яшерен" төрмәләрдә тоту белән янап, хәрби хезмәт килешүе имзаларга мәҗбүр итәләр диелә.

Чечняның берничә хокук яклау оешмасы һәм блогеры республика халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр турында сөйләгән, алар Украинага каршы сугышка "ихтыярилар" буларак җибәрү өчен ир-атларны урлыйлар дип әйткән. Урланучыларга, билгесез вакытка кадәр "яшерен" төрмәләрдә тоту белән янап, хәрби хезмәт килешүе имзаларга мәҗбүр итәләр диелә. Бу хакта Кавказ.Реалии хәбәр итә.

Аерым алганда, 1ADAT хәрәкәте Чечняның "төрле районнарыннан урланган йөзләгән кеше" турында хәбәр итә. Хәрәкәт вәкиле мәгълүматына күрә, канунсыз төрмәләрдә булып чыгучылар аларның берсендә - 100, икенчесендә - 30 кешенең тотылуын әйткән.

"Вайфонд" хокук яклау ассоциациясе исә, соңгы вакытта дистәләгән кеше мәҗбүриләп сугышка җибәрүләрен әйтеп мөрәҗәгать итте дип белдерде.

"Ихтыярилар" булырга мәҗбүр ителгәннәр арасында инвалидлар да, "ихтыярилар" сафына керү турында гариза имзаларга мәҗбүр калган дәүләт хезмәткәрләре дә бар диелә.

"Аларга да, гаиләләренә дә яныйлар, мәҗбүриләп кәгазьләр имзалаттыралар. Сугышка китергә һич теләмәсәләр дә, бу аларның ихтыярына каршы килеп эшләнә. Яраланган яки һәлак булган очракта түләнәчәк суммалар пропаганда сөйли торган күләмдә түгел, документларда бик аз суммалар язылган", дигән Кавказ.Реалиига "Вайфонд"тагы әңгәмәдәшчесе.

Оппозиционер блогер, "Мысли Ислама" Youtube-каналы авторы Ислам Белокиев ир-атларны урлауларының дистәләгән расланган очрагы бар, дип сөйләгән. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, хокук яклаучыларга аларның бик аз өлеше генә мөрәҗәгать итә.

Үзен "Путинның җәяүле гаскәрие" дип атаучы Чечня башлыгы Рамзан Кадыров сугышка "ихтыярилар"ны җибәрү видеоларын даими чыгарып тора.

Элегрәк Кадыров Украинага сугышырга китәсе һәр "ихтыяри"га 300 мең сум түләргә вәгъдә иткән иде. Намзәтләргә таләпләр югары түгел – алары 50 яшькәчә, "сәламәт" ир-атлар булырга тиеш, гаскәрдә хезмәт итмәгән булсалар да ярый.

Украинаның иминлек хезмәте чыгарган видеода, әсир төшкән Чечня хәрбие Украинадагы сугышта катнашудан баш тартуы турында гариза язарга тырышуын сөйли, әмма хәрби җитәкчеләр солдатларны сугышка барырга мәҗбүр иткән диелә.

Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе 2022 елның март-май айларында Чечнядан Украинага каршы сугышка җибәрелгән кадыровчылар һәм "ихтыярилар"ның исемлеген чыгарды.

Анда 2425кешенең исеме бар, шулар арасында 100 кеше һәлак булган. Республиканың кайсы районнарыннан кемнәрне ирекле яки мәҗбүри рәвештә сугышка алулары язылган мәгълүматлар базасы чыкты. Кайбер ихтыяриларның аеруча авыр маддәләр нигезендә хөкем ителгән булуы ачыкланды.

Башкортстанда да ихтыярилар батальоны төзү турында игълан ителде. Моңа кадәр ул Чечняда гына бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG