Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда адвокат Эдем Семедляевка Рәфис Кашапов постын үз сәхифәсенә элгән өчен беркетмә төзелгән


Эдем Семедляев
Эдем Семедляев

Адвокатны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаеплиләр. Ул татар активисты Рафис Кашаповның 16 апрельдә чыгарган постын үз сәхифәсенә күчереп куйган булган.

Русиянең Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре - Руслан Шамбазов һәм Константин Уразов Акмәчеттә (Симферополь) адвокат Эдем Семедляевны тоткарлаган. Бу хакта адвокатның хатыны Эльвинага сылтама белән "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

"Эдем социаль челтәрләрдә чыгарган ниндидер язмасы өчен тоткарлыйлар диде. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре аны машинага утыртты һәм алар китеп барды", дип сөйләгән Эльвина Семедляева.

Русиянең куәт оешмасы вәкилләре бу мәгълүматка рәсми ачыклама бирмәде.

Экстремизмга каршы көрәш үзәге адвокатны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаепли. Ул татар активисты, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашаповның 16 апрельдә чыгарган постын үз сәхифәсенә күчереп куйган булган. Бу постта Рафис Кашапов Русия кораллы көчләре гамәлләре турында язган. Хәзер Семедляевны Административ хокук бозулар кодексының яңа – 20.3.3 маддәсе, 2 өлеше нигезендә (Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү) гаеплиләр.

Узган елның ноябрендә Эдем Семедляевны Акмәчеттәге мәхкәмә 12 тәүлеккә сак астына алган һәм 4 мең сум штраф биргән иде. Акмәчеттә "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларын хупларга җыелганнан соң тоткарланган 20дән артык кешегә юридик ярдәм күрсәтү өчен, ул полиция бүлекчәсенә килгән иде.

Русиянең куәт оешмасы вәкилләре Семедляевтан тоткарланган кырымтатарларына беркетмәләрне ничек төзегәннәрен яздырып тормауны таләп иткән. "Полициянең кануный таләбләренә буйсынмаганы өчен" аны кулга алдылар. Шулай ук Экстремизмга каршы тору үзәгенең хезмәткәре чишенергә кушкач баш тартканы өчен, мәхкәмә аңа 4 мең сум штраф билгеләде.

2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG