Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәләдә балалар Сабантуй уза торган Мәйдан бинасын җимергән


Моннан тыш алар бер тематик йортка ут төрткән. Яшь вандалларны полициягә исәпкә куячаклар, ә аларның әти-әниләренә 400 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Минзәләдә балалар Сабантуй уздырыла торган мәйданның төп бинасын җимергән. Моннан тыш алар бер тематик йортка ут төрткән, дип хәбәр итә "Мензеля-информ" басмасы. Хәзерге вакытта бу язма сөртелгән, әмма Google-дагы кэшта аны укып була.

Бу хәл булган урыннан фотолар һәм хәбәрләр WhatsApp-тагы "ата-аналар" чатларында да таралды. Җимерүдә катнашкан балаларның исемнәре әйтелде. Алар күзәтү камераларына да эләккән. Барлык балалар да яхшы гаиләләрдә тәрбияләнгән диелә.

Яшь вандалларны полициягә исәпкә куячаклар, ә аларның әти-әниләренә 400 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Бүген, 27 майда Башкортстанда "Торос" хоккей клубының 11 яшьлек хоккейчылары яшьтәшен мәсхәрәләүдә шикләнелүе билгеле булды. Нефтекама клубы уенчылары апрельдә Туймазыдагы хоккей чемпионатында катнашкан, кунакханәдә яшәгәннәр. Җенси уен уйнаудан баш тарткан өчен балалар 10 яшьлек малайны мәсхәрәләгән, аның битенә йомышларын үтәгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG