Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия полициясе Акмәчеттә тагын ике Кырым адвокатын тоткарлаган


Айдер Азаматов
Айдер Азаматов

Адвокатларны, кичә тоткарланган башка бер Кырым адвокаты Назим Шейхмамбетовны яклаган вакытта, ягъни һөнәри бурычларын үтәгәндә тоткарлаганнар.

Русия полициясе Акмәчеттә Кырым адвокатлары Айдер Азаматов һәм Эмине Авамилеваны тоткарлаган. Бу хакта Азаматов Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Адвокатларны, кичә тоткарланган башка бер Кырым адвокаты Назим Шейхмамбетовны яклаган вакытта, ягъни һөнәри бурычларын үтәгәндә тоткарлаганнар. Аларны "ватандашларның җәмәгать урынында күпләп булуын яки хәрәкәт итүен оештыру нәтиҗәсендә иҗтимагый тәртип бозылу" маддәсе нигезендә (Административ хокук бозулар кодексының 20.2.2 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр.

Бу хәлгә Русия куәт оешмалары вәкилләре рәсми фикер белдермәде.

Адвокат Назим Шейхмамбетовны Акмәчеттәге Русия мәхкәмәсе бинасы янында тоткарладылар, ул Эдем Семедляевне якларга килгән иде.

Эдем Семедляевне исә 26 майда тоткарладылар. Экстремизмга каршы көрәш үзәге адвокатны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаепләде. Ул татар активисты, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашаповның 16 апрельдә чыгарган постын үз сәхифәсенә күчереп куйган булган. Бу постта Рәфис Кашапов Русия кораллы көчләре гамәлләре турында язган.

Семедляевны 75 мең сум штрафка тарттылар.

2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG