Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ сугышка каршы ачык хат тараткан профессор Наил Фаткуллин белән килешүне озайтмаган


КФУ бинасы
КФУ бинасы

Рәсми рәвештә ул "бәйгедән узмаган" һәм киләсе биш елда КФУ профессоры вазифасына эшләмәячәк. Галим үзе моны майда сугышка каршы хат таратуы белән бәйли. 

Казан федераль университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы Наил Фаткуллин белән университет арасында киләсе биш ел өчен килешү озайтылмаган. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә.

Университетның гыйльми шурасы 40 елдан биредә эшләгән Фаткуллин белән килешүне озайтуга каршы тавыш биргән. Рәсми рәвештә ул "бәйгедән узмаган" һәм киләсе биш елда КФУ профессоры вазифасына эшләмәячәк.

Галим үзе моны майда сугышка каршы хат таратуы белән бәйли.

Әлеге хаттан соң Фаткуллинга Казан прокуратурасы "канунны бозарга ярамаганлыгы турында" кисәтү җибәргән иде. Прокуратура фикеренчә, аның хаты "махсус хәрби операциягә карата тискәре мөнәсәбәт уятырга һәм университет хезмәткәрләре һәм студентлары арасында протест активлыгына этәрергә мөмкин".

Наил Фатхуллинның сугышка каршы хатын 10 майда "Гроза" студентлар журналы чыгарды. Бу хатында ул "Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны һәм Украинаның халыкара танылган чикләреннән Русия гаскәрләрен чыгаруны" таләп итә.

Фаткуллин Владимир Путин өчен "беркайчан да тавыш бирмәдем һәм ахыр чиктә путинизмның Русияне дәүләт фаҗигасенә китерәчәген беркайчан да яшермәдем" дип белдергән.

"Путинизмга 20 елдан артык. Тарихи үлчәүләр белән караганда күпме бу, азмы? Мәсәлән, 1945 елгы Германия һәм 1965 елгы Германия федератив республикасын карыйк. 1945 елда Германия – хәрабәләрдә, ә 1965 елда Европаның иң бай һәм чәчәк атучы илләреннән берсе. Хәзер 2000нче еллар башындагы һәм 2022 елгы Русияне чагыштырыйк. Нык алга киткән, социаль әһәмияткә ия бер генә өлкәне булса да атардай кеше бармы? Минемчә, бөтен җирдә торгынлык яки деградация", диелгән ачык хатта.

Наил Фаткуллин 1954 елның 10 декабрендә туган. Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган. 1981 елда фәннәр кандидаты, 1995 елда физика-математика фәннәре докторы булган. 2000 елда "профессор" дәрәҗәсе алган. Фәнни-педагогика стажы – 41 ел. КФУның физика институтындагы молекуляр системнар физикасы кафедрасында белем бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG