Accessibility links

Чаллының хәрби комиссариаты тумыштан күзләре күрмәүче егетне чакыртуын "хәрби билет алу өчен" дип аңлаткан 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

28 яшьлек Сергей Ситдыйковка, инвалид арбасында утыруына да карамастан, хәрби комиссариатка чакыру кәгазе килгән.  

Чаллының Комсомольски районы хәрби комиссариаты ДЦП белән авыручы 28 яшьлек Сергей Ситдыйковка чакыру кәгазе җибәргән.

Бу хакта хәрби комиссариатка сылтама белән "Челнинские известия" яза.

"27 яшенә җиткән ватандашны хәрби исәпкә кую турындагы нигезләмәгә ярашлы, хәрби билет рәсмиләштерү һәм алу өчен хәрби комиссаиатка килергә кирәк. Ватандаш үзе килә алмаса, хәрби билетны рәсмиләштерү һәм алу эшләрен аның канунлы вәкиле башкара ала. Сергей Ситдыйковны хәрби комиссариатка чакыру бу эшләр белән генә бәйле иде", дип белдергәннәр хәрби комиссариатта.

Алданрак басма Чаллы егетенә 28 яшь тулуын хәбәр иткән иде, әмма Сергей Ситдыйковка сәламәтлеге белән проблемнар булганда бирелүче "ак" хәрби билетны тапшырмаганнар.

Миңа чакыру кәгазе килде һәм моңа бик гаҗәпләндем. Тумыштан мин беренче төркем инвалид: күрмим, ДЦП белән авырыйм һәм арбада йөрим. Барлык кирәкле документлар да, әле мин балалар йортында яшәгән чакта ук, хәрби комиссариатка тапшырылган иде. Әмма күптән түгел медицина комиссиясе узырга чакырган кәгазь килде, соңрак шалтырата башладылар. Хәзер мин хәрби хезмәттән качучы булып торам һәм миңа тикшерү бүлекчәсенә барырга кирәк. Шул ук вакытта кисәк кенә шәхси эшем тупланган папканың югалуы ачыкланды, ә аны тапкач, эче буш икәнлеге билгеле булды – бөтен документлар һәм медицина йомгаклавы юкка чыккан. Мондый хәл ничек була ала?", дип сөйләгән иде Ситдыйков.

Ул Күзе күрмәүчеләр җәмгыятенең җирле бүлекчәсендә аның проблемын хәл итәргә алынулары турында әйткән иде.

"Барысын да ачыклап, хәрби билет бирергә вәгъдә иттеләр", диде Сергей Ситдыйков.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG