Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда мәхкәмә Юрий Шевчукка төзелгән беркетмәне полициягә кире кайтарган 


Музыкантны Русия гаскәрен дискредитацияләгән өчен штрафка тартмакчылар иде. Мәхкәмә полиөия төзегән беркетмәдә  Шевчукның гаскәрне ни рәвешле дискредитацияләвенә тасвирлама тапмаган диелә. 

Петербурның Дзержински район мәхкәмәсе рок-музыкант, ДДТ төркеме лидеры Юрий Шевчукка төзелгән беркетмәне полициягә кире кайтарган.

Аны Русия гаскәрен дискредитацияләгән өчен штрафка тартмакчылар иде. Мәхкәмә бу документта Шевчукның гаскәрне ни рәвешле дискредитацияләвенә тасвирлама тапмаган, дип хәбәр итә шәһәр мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәте.

Мәхкәмә фикеренчә, Русия һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау өчен ил гаскәрен куллануларына комачауларга чакыруның нәрсәдә чагылуы документта күрсәтелмәгән.

Фаразларга күрә, полиция Шевчукны 18 майда Уфадагы концертта "Ватан – сыйпаларга һәм үбәргә кирәк булган президент күте түгел" дигән сүзләре өчен штрафка тартмакчы булган.

Концерттан соң сәхнә артына полиция хезмәткәрләре кереп, Шевчукны төркемнән аерып алды, грим салу бүлмәсенә керү урынында спецназ киемле ике хезмәткәрне куйды һәм бер сәгать дәвамында музыкант белән әңгәмә корды.

Шевчук үзе ватан һәм президент турындагы сүзләрне беренче тапкыр гына әйтмәвен искәрткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG