Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында төпкә утырган теплоход капитаныннан читкә чыкмау турында имза алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

29 майда булган вакыйгада сигез кеше яраланган иде. "Капитанның хәмер эчемлеге куллануы ачыкланды", дип хәбәр ителде. Ул гаебен таныган һәм читкә чыкмау шарты белән иреккә җибәрелгән.

Якшәмбе көнне Казанның Елга порты янында төпкә утырган теплоходның капитаны гаебен таныган һәм читкә чыкмау турында имза алганнан соң аны җибәргәннәр, дип хәбәр итә төбәкара транспорт тикшерү идарәсе.

Тикшерү фаразынча, якшәмбе көнне Казан-Зөя утравы маршруты буенча барган "Метеор Восход-51" теплоходы 8 сәгать 50 минутта төпкә утырган.

Нык селкенү нәтиҗәсендә сигез юлчы яраланган, әмма беркемне дә хастаханәгә илтү кирәк булмаган.

Капитанда хәмер кулланып исерү билгеләре ачыкланган диелә. Аңа карата җинаять эше ачылды. Ул Русия җинаять кодексының 238 маддәсе 1 бүлеге нигезендә юлчыларны йөртүдә иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтүдә гаепләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG