Бүген, 31 майда, Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы шәһәр мәхкәмәсенең укытучы Раушан Вәлиуллин өендә тентү үткәрүне килештергән карарын кануни дип тапты. Бу хакта Югары мәхкәмәсе матбугат хезмәтенә сылтанып "Idel.Реалии" яза.
29 апрельдә, "террорчылык гамәле турында ялган хәбәр бирү" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында укытучыга тентү белән килгәннәр иде.
Җинаять эше ачуга Чаллыдагы ике банкка — "Автоградбанк" һәм "Камкомбанк"ка — шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр сәбәпче булган. Тикшерү фаразынча, 1 апрельдә билгесез зат электрон почта аша банкларга шартлаткычлар куелуы турында "ялган хәбәрләр" тараткан.
Шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр расланмады.
28 апрельдә тикшерүче Вәлиуллинның фатирын тентергә рөхсәт сорап Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән. Тентүдә Вәлиуллинның ноутбугын, телефонын, флешкасын алганнар. Шуннан соң укытучыны Чаллының эчке эшләр идарәсенә алып киткәннәр. Анда аны шаһит буларак сораштырганнар. Вәлиуллин банкларга шарлаткыч кую турында хәбәр итмәвен сөйләгән. Шулай ук аннан "Украинадагы махсус хәрби операция" хакында сораулар биргәннәр. Әңгәмәдән соң аны җибәргәннәр.
Раушан Вәлиуллин тентү үткәрүләрен үзенең "актив сивил һәм сугышка каршы карашлары" белән бәйле дип саный.
Тикшерүче тентү үткәрүне Вәлиуллин яшәгән адреста "җинаятьчел юл белән табылган акчалар, шулай ук документлар, килешүләр, мөһерләр, белешмәләр дәфтәре, электрон күчергечләр, интернетка керү өчен кулланылган компьютер техникасы, шулай ук Вәлиуллин юк итә алырдай, әмма җинаять эше өчен мөһим булган башка предметлар булырга мөмкин" дип аңлаткан булган, апелляция шикаятендә укытучы моны телгә алган.
Вәлиуллин фикеренчә, Чаллы шәһәр мәхкәмәсенең тентү уздырырга рөхсәт биргән карары "канунсыз һәм нигезсез".
Вәлиуллин әйтүенчә, тикшерүче дә, Чаллы шәһәр мәхкәмәсе дә тентүнең ни өчен нәкъ менә анда уздырылуының "сәбәпләрен китермәгән".
Укытучы Чаллы шәһәр мәхкәмәсе карарын канунсыз дип табуны, аны гамәлдән чыгаруны һәм тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерми торган яңа карар кабул итүне сорады. Ләкин Югары мәхкәмә карарны үз көчендә калдырды. Вәлиуллин әлеге карарны шикаять итәчәген белдергән.
"Бу башыннан алып ахырына кадәр абсурд эш. Янәсе, шартлаткычлар куелу турында хәбәрдар булуым дигән фикернең кемнеңдер башына килүе дә, тикшерүче һәм хөкемдарның ниндидер саташу фикергә аргумент табуы да, Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының бу карарны үз көчендә калдыруы да абсурд. Мәхкәмә чираттагы тапкыр үзенең мөстәкыйль булмавын күрсәтте. Русиядә мәхкәмәләр башка кабинетта кабул иткән карарларны раслап утыруы күптән билгеле инде. Мин моны активистларны куркыту һәм аларны илдән чыгарып җибәрү өчен эшләнә дип саныйм", дип сөйләде ул.
"Телефон террорчылыгы" турындагы җинаять эшен тикшерү кысаларында тентү Чаллы активисты Дмитрий Тетеринда, Рифат Бәдретдинов һәм Рәмзил Галимҗановта, Марат Камаловта да узган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!