Нидерланд һәм Германия Төньяк диңгездә ике ил чикләрендә газ ятмасын үзләштерә башлаячак. Бу хакта хәбәр Нидерландның хөкүмәт порталында чыкты.
"Нидерланд һәм Германия бергәләп Төньяк диңгездә яңа газ ятмасын үзләштерәчәк" диелә хәбәрдә.
Нидерланд тарафыннан башкарылырга тиешле эшләргә илнең дәүләт секретаре Ганс Уилбриф рөхсәт биргән дә инде.
Германиядә исә тизәйтелгән рөхсәт алу эшләре дәвам итә. Бер ел элек Германиянең Түбән Саксония җирләре хакимияте рөхсәт бирмәгән иде. Украинадагы сугыш аркасында хәзер башка карар кабул ителгән.
Җитештерү платформы Төньяк диңгездә Нидерландның Схирмонниког утравыннан һәм Германиянең Боркум утравыннан төньякка 19 километр ераклыкта урнашачак.
Газ җибәрү өчен газүткәргеч төзелә, беренче газны 2024 ел ахырына кадәр чыгару ниятләнә диелә.
31 майда Русия Нидерландка газ җибәрүне туктатты. Нидерланд газ өчен рубль белән түләүдән баш тарткан иде.
24 февральдә Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Русиягә кырыс санкцияләр кертелде. Шуларга җавап йөзеннән Путин газ өчен рубль белән генә түләү тәртибен кертергә кушты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!