Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татарча бастыруга акча таба алмыйлар


"Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясе тышлыгы
"Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясе тышлыгы

Ул урыс телендә генә дөнья күргән.

Татарстан фәннәр академиясенең Энциклопедия институты "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татар телендә бастыруга акча таба алмый. Бу хакта 2 июньдә институт мөдире Искәндәр Гыйләҗев "Татарстан табигате һәм табигый байлыклары" энциклопедиясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, моңа кадәр күргән кайбер басмалар урыс телендә генә басылган.

"Без "Татарстанның торак пунктлары" дигән басманың татарчасын да әзерләдек. Аның макеты да тулысынча эшләнгән. Финанс кытлык аркасында ул әлегә кадәр басылып чыкмады. Өметләр белән генә яшибез", диде ул.

Акча җитмәү сәбәпле, татар телендәге башка хезмәтләр дә басылмыйча ята.

"Басмаларыбыз бар, ләкин финанс мөмкинлекләр тар", ди ул.

Шул ук вакытта ул "Татарстанның торак пунктлары" энциклопедиясенең урыс телендәгесе өч томда "быел-киләсе елда" дөнья күрәчәк дип әйтелде.

Татар энциклопедиясе институты "Татарстан Республикасының торак пунктлары" энциклопедиясенең беренче томын 2019 елда тәкъдим иткән иде. Ул вакытта өч томлы хезмәт 2020 елда тулысынча басылачак дип әйтелде. Китапны әзерләгәндә Чыңгызханның турыдан-туры нәсел дәвамчылары саналучы Чагатаев кенәзләренең каберлеге табылды.

Матбугат очрашуында "Татарстанның табигате һәм табигый байлыклары" иллюстрацияле энциклопедия тәкъдим ителде. Ул татар телендә дөнья күргән. Хезмәтнең тиражы 1 700 данәдән тора. Китапта 2 мең мәкалә кергән. Аерым алганда, Татарстандагы хайваннар, үсемлекләр, табигый байлыклар, сулар турында язылган. Энциклопедия сатуга чыкмаячак. Ул Татарстан мәктәпләре һәм китаханәләренә таратылачак.

Киләчәктә энциклопедия институты Казан энциклопедиясен эшләргә җыена. Анда шәһәр белән идарә итүчеләр, татар бистәләре турында язылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG