Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аризона университетында янә татар теле укытыла башлады


Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

Дәресләрне Канадада яшәүче татар укытучысы Алимә Сәләхетдинова алып бара. Татар теле курслары Аризона университетында 2001 елдан бирле оештырыла.

Кушма штатларның Аризона университетында (ASU) татар теле дәресләре укытыла башлады. Бу турыда Азатлыкка курсны алып баручы, Alima Academy проекты авторы Алимә Сәлахетдинова хәбәр итте. Ул үзе яшәгән Монреаль шәһәреннән Аризонага килеп, җиде атна дәвамында татар теле курсын алып барачак.

Алимә Сәләхетдинова аңлатуынча, әлеге курс беренче тапкыр гына оештырылмый. "Аризона федераль университетының Critical Languages Institute дигән бүлеге бар, шунда җәй көне төрле телләр өйрәнелә. Озак еллар татар теле булмый торды. Элек, 2004-2006 елларда анда Айгөл һәм Илдар Әюповлар укытты, татар теле һәм әдәбияты факультетында эшләүче башкалар да укытты дип хәтерлим", диде Сәлахетдинова.

Студентлар гадәттә олы яшьтәге кешеләр, кайвакыт heritage speaker – татарча сөйләшүче кешегә өйләнгән яки кияүгә чыккан кешеләр, тел белгечләре, тарихчылар татарча өйрәнергә килә икән. Дәресләр һәр көнне иртәнге сигездән өчкә кадәр уза.

Татар теленнән тыш, әлеге бүлектә төрек, казакъ, үзбәк, фарсы, албан, украин, иврит, урыс, әрмән һәм башка телләр укытыла.

Татар теле курслары Аризона университетында 2001 елдан бирле оештырыла.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG