Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең"Сетунь Плаза" офислар бинасында чыккан янгында ике кеше яраланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янучы бинадан 120дән артык кеше эвакуацияләнгән. Хәзерге вакытта офислар үзәгенең 15 хезмәткәре белән элемтәгә чыга алмаганнар, аларны янгын сүндерүчеләр эзли, диелә.

Мәскәүнең "Гранд Сетунь Плаза" офислар үзәгендә янгын чыккан. ТАСС мәгълүматынча, ике кеше яраланган, аларның берсен Склифосовски үзәгенә җибәргәннәр. Янучы бинадан 120дән артык кеше эвакуацияләнгән. Шул ук вакытта басма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән янгынны таралудан туктатуларын хәбәр итте.

"Интерфакс" чыганагы сүзләренчә, бинаның югары катларында кешеләр чыга алмыйча калган булырга мөмкин. Хәзерге вакытта офислар үзәгенең 15 хезмәткәре белән элемтәгә чыга алмаганнар, аларны янгын сүндерүчеләр эзли, диелә. ТАСС чыганагы биргән мәгълүматка күрә, бинаның алтынчы һәм җиденче катларында 20ләп кеше калган булырга мөмкин.

Бина төзелешендә синтетик материаллар күп кулланылу сәбәпле, янгын бик тиз тарала диелә. ТАСС чыганагы сүзләренчә, беренче каттан дүртенче катка кадәр янгын бик тиз таралган. "Бинаның тышлыгы һәм җылыткыч материалы янгынга каршы торучанлыгы түбән булган иске синтетик материаллар кулланып ясалган. Бу ачы һәм нык агулы төтен чыгуга да китерә, эчтә калган кешеләр өчен бу иң зу куркыныч", дигән "Интерфакс" әңгәмәдәше.

Янгынга катлаулыгы ягыннан бишенче, иң югары дәрәҗә бирелгән.

Янгын сүндерүдә 200 кеше катнаша. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков та килгән.

Әлегә янгынның ни сәбәпле чыгуы билгеле түгел. Төп фараз: бинаның алгы ягында, керү өлешендә кыска ялганыш булуы ихтимал. Шул ук вакытта РИА Новостиның ашыгыч хезмәтләрдәге чыганагы ут төрткән булулары да бар, дип белдергән.

"Гранд Сетунь плаза" Мәскәүнең көнбатышында, "Молодежная" метро станциясе белән янәшә урнашкан. Ул – ун катлы бина. Объектның гомуми мәйданы – 70 мең дүрткел метрдан артык.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG