Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте "ят агент" дип тапкан журналист Александр Невзоровка Украина ватандашлыгы биргәннәр


Александр Невзоров
Александр Невзоров

Аңа ватандашлык бирү турындагы фәрманны ил президенты Владимир Зеленский имзалаган диелә. Әлегә фәрман рәсми рәвештә чыкмаган. Журналистка ватандашлыкны "ил алдындагы күренекле хезмәтләре" өчен биргәннәр

Русия журналисты Александр Невзоров һәм аның хатыны Лидия Украина ватандашлыгы алганнар. Бу хакта Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко белдерде. Аның сүзләренчә, бу хактагы фәрманны ил президенты Владимир Зеленский имзалаган. Невзоровка ватандашлыкны "ил алдындагы күренекле хезмәтләре" өчен биргәннәр.

Бу мәгълүматны ВВС-га да раслаганнар. Әлегә фәрман рәсми рәвештә чыкмаган.

Үз Telegram-каналында Невзоров, "Украинаның йончыган, өметсезлеккә бирелгән, канга буялган кешеләренә үзләре янында урын алырга мөмкинлек бирүләре өчен бик рәхмәтле" булуын язды.

4 майда Русия эчке эшләр министрлыгы "ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату" турындагы маддә нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында Невзоровны эзләүгә бирде. Журналистка каршы җинаять эшен Русия тикшерү комитеты ачкан иде. 6 майда Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе аны читтән торып кулга алды.

Тикшерү фаразынча, Невзоров 9 мартта Instagram-да һәм 19 мартта Youtube-дагы каналында "Русия кораллы көчләренең аңлы рәвештә Мариупольдәге бала тудыру йортына һөҗүм итүе турында ялган мәгълүмат" чыгарган.

"Бу мәгълүматлар сивил кешеләргә атканда җәрәхәтләнүчеләрнең ялган фотолары белән чыкты. Әлеге рәсемнәрне таратучы чыганаклар – Украинаның мәгълүмат чаралары", диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

Элегрәк Невзоров, Русиянең Украинага сугыш башлавы уңаеннан, "бөтен дөнья бер генә әйберне – Путинның үлемен тели" дип белдергән иде. Аның әйтүенчә, Украинадагы сугыш – бер кешенең сугышы ул. Аңа җирләр белән бәйле бәхәсләр, дошманлык яки дин сәбәпче булмаган.

2012 елда президент сайлауларында Невзоров Владимир Путинның ышанычлы заты булган иде,әмма хәзер ул актив рәвештә Кырымны Украинага кайтару һәм Донбассны тулысынча азат итү яклы белдерүләр ясый.

Быел 22 апрельдә Русия Юстиция министрлыгы Невзоровны "ят агентлар" исемлегенә керткән иде. Алданрак журналист РБКга Русиядә булмавын хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG