Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Алтайда ак барсларны саклаучы үзәк төзи


Карым паркы планы
Карым паркы планы

Алга таба аргали – тау тәкәсе (сарыгы), манул кыргый мәчеләргә дә алынырга җыеналар.

3 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Алтайда "Ак Барс" биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру турында киңәшмә үткәрде. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Алтай республикасы рәсмиләре белән берлектә узган. Татарстан экология министры Александр Шадриков үзәкнең концепциясе белән таныштырган. Киңәшмә ахырында эшче төркем булдыруга килешкәннәр.

"Ак барс – туграда ясалган безнең символ гына түгел. Ул Алтай тарихы белән бәйләнгән. Безнең бурыч – ак барсны саклап калу", дип белдергән Миңнеханов.

Моңа кадәр Татарстан ак барсларны саклау үзәген башка урында булдыруны караган. Шулай да үзәкне Алтайда төзергә дигән фикергә туктаганнар. Ак барс өчен бу табигый яшәү җирлеге дип санала.

Миңнеханов ак барс популяциясен яңартачак мәйдан белән танышкан диелә. Ул алга таба кызыл китапка кергән башка хайваннарга да алыначагын әйткән.

"Монда фәнни үзәк урнашырга тиеш. Аның бинасы зур булмавы һәм бу зона кыргый булып калуы мөһим. Без ак барстан башлыйбыз. Киләчәктә аргали – тау сарыгы, манул кыргый мәчесенә алыну мәсьәләсен карарбыз. Эшне фәнни үзәк һәм питомниктан башларга кирәк", дигән ул.

Әлеге үзәк Алтай республикасының "Карым" җәмгыяте җирлегендә урнашачак. Ул 9,5 мең гектар мәйданны алып тора. Алга таба бу урынны аеруча саклана торган табигать тыюлыгы итәргә җыеналар. Анда туристлар, аучыларга йөрүне тыярга телиләр.

Татарстан президенты матбугат хезмәте язуынча, үзәкнең максаты – хайваннарны күзәтеп бару, ясалма төстә үрчетү, җәрәхәт алган хайваннарны тернәкләндерү. Шулай ук әлеге үзәк марал – боланнарны үрчетергә һәм дәвалый торган үләннәрне җыеп алу белән шөгыльләнәчәк. Киләчәктә ел әйләнәсе туристик маршрутлар булдыру, гаилә белән ял итү, табигый җирлектә кыргый хайваннарның яшәешен күзәтү күздә тотыла.

Бу Татарсанның ак барсны торгызу үзәге эшенең дәвамы булып санала диелә.

1992 елда кабул ителгән Татарстан дәүләт туграсында канатлы ак барс символы тасвирланган. Гербның рәссамы Риф Фәхретдинов аңлатканча, болгарларның туграсында да барс ясалган була. Бу дәүләтне торгызуны күрсәткече дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG