Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Федерализм юкка чыгарылганда, тугра да бер мизгелдә юкка чыга ала"


"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан туграсы төшкән байракчыклар тарата
"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан туграсы төшкән байракчыклар тарата

Татарстан туграсын кабул итүчеләр 29 ел элек булган бәхәсләр турында сөйләде. Бүген федерализм юкка чыгарылганда, ак барс төшкән туграга куркыныч яный диючеләр дә бар.

Нәкъ 29 ел элек — 1992 елның 7 февралендә Татарстан үзенең дәүләт туграсын кабул итә. Ул вакытта берничә вариант тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан канатлы ак барс символы җиңеп чыга. Бүген Татарстан туграсын дәүләт оешмаларында, рәсми тантаналарда, төрле бизәкләрдә, "Ак Барс" хоккей такымы киемендә күрергә мөмкин.

Ләкин 29 ел элек тугра тирәсендә кызу бәхәсләр бара, аны тәнкыйтьләүчеләр дә була. Ни өчен ак барска каршы булганнар? Өч дистә ел эчендә тугра танылырга өлгердеме? Русиядә милли республикаларның хокукы кимегәндә, дәүләт символына куркыныч яныймы? Азатлык туграны ясаучы рәссам Риф Фәхретдинов, ул вакыттагы депутатлар Ренат Харис һәм Фәндәс Сафиуллин белән аралашты.

"Без яңа дәүләт төземибез, булган дәүләтне торгызабыз, дидек"

Туграга ак барс төшерү идеясе белән галим Назыйм Ханзафаров чыга. Аны бүгенге рәвешендә рәссам Риф Фәхретдинов ясый. Әлеге эш бер ел вакытны алган. Ул дәүләт туграсының берничә вариантын эшли. Барстан тыш, Зилант төшкәнен дә ясаган булган.

Риф Фәхретдинов
Риф Фәхретдинов

"Мин үзем ясаган Зилантка каршы идем. Ләкин барсны да, Зилантны да Югары шурага чыгардым. Зилант — Казан ханлыгында булган. Ләкин безнең нигез — Болгарда. Бөек болгарларның туграсында барс була. Без яңа дәүләт төземибез, булган дәүләтне торгызабыз, дип барс барлыкка килде. Чын дәүләт төзибез икән, нигезгә — болгар чорына таянырга тиешбез.

Барсның канатлары җиргә генә түгел, һавага да хуҗа булуын күрсәтә

Барсның канатлары җиргә генә түгел, һавага да хуҗа булуын күрсәтә. Күтәрелгән уң аягы дәүләттәге югары хакимиятне аңлата. Кызыл төс — кояш баеган чакта туган дәүләт икәнен күрсәтә", ди Риф Фәхретдинов.

Рәссам сүзләренчә, ул тәкъдим иткән туграга Югары шура бернинди үзгәреш тә кертмәгән. Ләкин бүген туграны төрлечә, хәтта бозып кулланалар дип борчыла ул.

"Гербны даими куллансалар да, аның формасын бозалар. Хәзер оригинал белән чагыштырсаң, танып бетереп булмый. Анда күп нәрсәләр төшереп калдырылган, йә өстәмәләр кертелгән. Мәсәлән, барсның формасын бозып ясыйлар. Бездә ул бит матур барс", ди тугра авторы.

Риф Фәхретдинов туграның киләчәге өметле дип күрә. Федерализм юкка чыгарылганда, милли республикаларның хокуклары кимегән вакытта да аның юкка чыгу куркынычы юк дип саный.

Мин тугра юкка чыгар дип курыкмыйм. Русия ул барыбер таркалачак. Безнең Татарстан аерым дәүләт булачак

"Мин тугра юкка чыгар дип курыкмыйм. Русия ул барыбер таркалачак. Безнең Татарстан аерым дәүләт булачак. Федераль бүлгеләр мөстәкыйль дәүләт була да, Идел буе бүлгесенең туграсы барс булачак. Бүген Татарстан Мәскәү һәм Петербурдан соң өченче урында бара. Бу дәүләтнең бердәмлеген Путин гына тотып тора. Ул китсә, аның бердәмлеге таркала", дип сөйләде тугра авторы Риф Фәхретдинов.

"Сөембикә манарасы, канатлы ат, башак варианты бар иде"

Туграны кабул итүдә Татарстан Югары шурасының дәүләт символлары комиссиясе шөгыльләнә. Аны шагыйрь Ренат Харис җитәкләгән.

Ренат Харис
Ренат Харис

— Әлбәттә, Татарстанның дәүләт гербы катлаулы шартларда кабул ителде. Ул зур бәхәсләр аша узды. Бик күп кешеләр чыгыш ясады, кемнәргәдер ошады, ошатмаучылар да булды. Әмма күпчелек тавыш белән барс җиңеп чыкты.

— Тагын нинди вариантлар бар иде?

— Сөембикә манарасы, канатлы ат, башак һәм башка вариантлар булды. Ләкин халыкка иң ошаганы менә шушы ак барс иде. Туграга без дәүләт байрагын кабул иткәч алындык. Аның дә тәэсире булды. Байрак төсен файдаланып, туграны тәкъдим иттек.

— Ни өчен атка, яки башакка тукталмадылар? Барс җиңәрлек нинди дәлилләр китерелде?

Үзебезне болгарлар, кыпчаклар, ерак Алтай якларыннан килүебезне бәйләр өчен ак барс кабул ителде

— Мин хәзер барысын да белмим. Төрле дәлилләр китерелде. Татар атны ярата диделәр. Ләкин бик күп халык атны ярата: Азиядә, Африкада, Америкада да, руслар да, чуашлар да үз итә. Ак барс болгар чоры археологик казылмалар аша табылган бизәкләрнең берсендә бар. Үзебезне болгарлар, кыпчаклар, ерак Алтай якларыннан килүебезне бәйләр өчен ак барс кабул ителде. Ул йөзә дә, йөри дә, оча да ала. Ләкин безнең барс һөҗүм итә торган барс түгел, ул аягын дустанә күтәреп торган символ.

— Тугра тиешенчә таныла алдымы?

— Аның танылуына халык үзе өлеш кертте. Аны бит болай гына яраттырып булмый. Халык ак барсны ярата, күп әйберләрне тугра белән бизи. Хәтта хоккей такымы да аны куллана. Башка җирләрдә дә туграны очратырга була. Әгәр дә ул халык һәм җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителмәсә, алай булмас иде.

"Федерализм юкка чыгарылганда, тугра да бер мизгелдә юкка чыгарга мөмкин"

Югары шура депутаты Фәндәс Сафиуллин сүзләренчә, 1992 елда туграны кабул иткәндә төп бәхәс — парламентның дәүләт символлары комиссиясе белән депутатлар арасында барган.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Дәүләт символлары комиссиясендә Татарстан мөстәкыйль, көчле булсын дип йөргән кешеләр булмады. Фамилияләрен әйтеп тормыйм. Бөтен символлар да аларның тырышлыгы белән түгел, ә аларга каршы тору нәтиҗәсендә үтте. Сүз тугра гына түгел, байрак һәм гимн турында да бара. Комиссия аларны тәкъдим итәргә лаек түгел иде. Гимнны без теләгәнчә үткәрә алмадык. Фуат Мансуров эшкәртелүендә "Тәфтиләү" тәкъдим ителгән иде. Ул симфоник оркестр башкаруында бик күтәренке, халыкның җанын тетрәткеч итеп яңгырады. Туграда әле үткәнебез бар. Гомумән, байракта без җиңдек, туграда килештек, ә гимнны кабул иткәндә комиссия җиңде.

Суга батып чыланган әтәч китергәнсез, моның койрыгында нинди йомырка тора

Туграны тикшергәндә Зилант тәкъдим ителде. Проектта ул әтәчкә охшаган иде. Койрыгы бөтерелеп тора да, уртасында ак нәрсә кала. Фәүзия Бәйрәмованың чыгышын хәтерлим. Сез суга батып чыланган әтәч китергәнсез, моның койрыгында нинди йомырка тора, дип комиссиягә мөрәҗәгать итте ул. "Әтәчнең йомыркасы булмый", диде проект авторы. Шундый кызык хәлләр булган иде.

Барска бәхәсләшә-бәхәсләшә килдек. Еланны патша вакытында Казан гербында булган, дип кире кактылар. КамАЗ логотибындагы кебек ат тәкъдим ителгән иде. Моңа президент Миңтимер Шәймиев каршы булды. Татарлар атны ашый, аны хөрмәт итү генә аз, аны туграга куеп булмый диде ул. Бәхәссез, ат төшеп калды", дип искә ала ул.

Фәндәс Сафиуллин туграда төшерелгән барсның кыяфәтеннән канәгать булмаган.

Барска энергия, югарыга омтылу җитми. Очар-очмас кына канатларын селки, баруы да бик салмак кына

"Аны бераз башка формада ясарга буладыр иде. Әнә, арсланны символларда ничек күрсәтәләр. Алайса, безнең барс юаш кына атлап бара. Аңа энергия, югарыга омтылу җитми. Очар-очмас кына канатларын селки, баруы да бик салмак кына. Мин аның сурәтеннән бик канәгать түгел. Әмма күнектек бу туграга. Горурланырлык, мактанырлык дип әйтмим. Ләкин үзебезнеке булды. Мин аның халыкка әллә ни бәйләнешен сизмим. Әмма тәнкыйтьлисем килми", диде ул.

Русиядәге бүгенге сәяси вазгыятьтә туграга куркыныч яный, дип саный Фәндәс Сафиуллин.

"Федерализм юкка чыгарылганда, тугра да бер мизгелдә юкка чыгарга мөмкин. Аны саклап калырга кирәк. Аны үзгәртү дә үзебезнең вәкаләт булырга тиеш. Без аны үзгәртә калсак кына, тәнкыйтьли алырга хокукыбыз була. Хәзер андый мөмкинлегебез юк. Ләкин тугра күбрәк безнең үткәнне күрсәтә, ә киләчәк, өмет анда күренми", дип сөйләде Фәндәс Сафиуллин Азатлыкка.

Татарстанлылар республика туграсын таныймы? Аның нәрсә аңлатканын беләме? Узган ел Азатлык Казан урамында шул хакта сораштыру оештырган иде.

Сораштыру: Татарстан гербын беләсезме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:14 0:00

XS
SM
MD
LG