Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Русия порты аша сатучы нефть маркасы исемен үзгәртәчәк

Нефть маркасы исемен алыштыру "геосәяси үзгәрешләр сәбәпле... һәм русия порты аша экспортка җибәрелүче казакъстан нефтенә тискәре йогынты ясавыннан качу өчен" эшләнә диелә.

Казакъстанның "СНПС-Актобемунайгаз" ширкәте үз нефте маркасын, русия чималыннан аерып, исемен үзгәртеп сатачак. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Нефть маркасы исемен алыштыру "геосәяси үзгәрешләр сәбәпле... һәм русия порты аша экспортка җибәрелүче казакъстан нефтенә тискәре йогынты ясавыннан качу өчен" эшләнә диелә.

Июнь аеннан Казакъстан нефте маркасы KEBCO (Kazakhstan Export Blend Crude Oil, Казакъстан нефтенең экспорт катнашмасы) исемен йөртә.

Моңа кадәр Казакъстанда җитештерелгән нефть русия чималы белән катнаштырылып, REBCO/Urals (Русия нефтенең экспорт катнашмасы) һәм Siberian Light исеме астында гомум экспорт стандарты итеп сатылды, дип язды The Washington Post.

3 июньдә Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләрнең алтынчы җыелмасын раслады. Ул 6 ай дәвамында Русия нефтеннән баш тартуны, 8 ай эчендә Русия нефть продуктларын сатып алмауны күздә тота. Чикләүләр торбадан агучы нефтькә әлегә кагылмый.

Бу санкцияләр ел ахырына Русия нефтен Европа берлегенә алуны 90 процентка киметәчәк диелде. Bloomberg исәпләвенчә, Русия нефть эмбаргосыннан елына 22 млрд доллар керемен югалтырга мөмкин. Зыянның 10 миллиарды диңгездән нефть җибәрүгә туры килә. Русия нефть экспортының 75 проценты нәкъ диңгез аша җибәрүгә кагыла. "Дружба" нефть үткәргече аша Маҗарстан, Чехия һәм Словакиягә нефть сатудан Русия елына 6 млрд доллар керем алачак.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Казакъстан Русиядән читләшә башлады. Алар Украинаның бербөтенлеген ихтирам итүен һәм Русиягә көнбатыш санкцияләрен үтәргә ярдәм итмәячәген белдерде.

Шулай ук Казакъстан 7 һәм 9 майда тантаналы хәрби парадлар уздырмады. Русия пропагандачылары Казакъстанны тәнкыйтьләп чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG