Чаллы шәһәре мәхкәмәсендә җәмәгать хөкемдары хатын-кызны йорт милкенә матди зыян салган өчен идарәче ширкәт файдасына 5 мең сум штрафка тарткан. Бу хакта шәһәр мәхкәмәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
14 мартта В.А. Леонтьева лифт идәненә һәм йортның алтынчы кат идәненә кара төстәге буяу белән язма калдыра. Мәхкәмә анда "Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү" күргән. 16 мартта ул гаепле дип табылган һәм 30 мең сум штрафка тартылган.
Чаллы шәһәр мәхкәмәсе матбугат хезмәте язуынча, идарәче ширкәт күпкатлы йортка китерелгән зыянны үз көче белән төзәткән. Идарәче ширкәтнең чыгымы 5 мең сумнан артып киткән, диелә.
Идарәче ширкәт зыян каплау өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә. Җәмәгать мәхкәмәсе Леонтьеваны гаепле дип тапкан. Ул 5 091 сум 43 тиен акча түләргә тиеш була. Әлегә мөхәмә карары үз көченә кермәгән.
Моңа кадәр Чаллы активистын 9 майда Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен җәзага тартканнар иде.
29 апрельдә "телефон террорчылыгы" турындагы җинаять эшен тикшерү кысаларында Чаллы активистлары өендә тентү узган иде. Полиция хезмәткәрләре алардан "Украинадагы махсус хәрби операция" турында фикерен дә сорашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!