6 июньгә каршы төндә Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтына кибер-һөҗүм ясалган. Хакерлар сайтның башисемен "Украинага дан!" шигаренә үзгәрткән һәм сайттагы барлык мәгълүматны үзләренә күчереп алулары турында кисәткән.
Министрлык сайтының баш битендә һөҗүмне DumpForums.com такымы ясавы әйтелгән. Хакерлар 7 июньгә кадәр 0,5 биткоин (950 мең сум тирәсе) түләүне таләп итә, бу шарт үтәлмәгән очракта, министрлык хезмәткәрләре турындагы мәгълүмат гомуми кулланылышка чыгарылачак диелә.
Хакерлар акчаларны күчерү өчен электрон янчык номерын да язып калдырган.
Русия төзелеш министрлыгы сайтны җимерүләренә фикер белдереп, сайттагы шәхси мәгълүматка куркыныч янамый диде.
"Сайтыбыздагы шәхси мәгълүмат яклау һәм даими күзәтү астында, аларга куркыныч янамый, алар иминлектә", дип белдергән РИА Новостига министрлык вәкиле.
Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте. Шул вакыттан бирле берничә зур кибер-һөҗүм ясалды: хакерлар Русиядәге зур мәгълүмат чараларының, дәүләт оешмаларының һәм арбитраж мәхкәмәләрнең сайтларын җимерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!