Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадан китерелгән бер кешегә тәүлегенә якынча 1450 сум бүлеп бирәчәкләр


Донбасс. Архив фотосы
Донбасс. Архив фотосы

Аның 450 сумы – ашауга, калганы яшәү өчен. Май башында Татарстан хөкүмәте Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләгән иде.

Башкортстан хакимиятләре Украинадан, шулай ук фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ннан китерелүчеләрне урнаштыру тәртибен билгеләүче документ кабул иткән. Аны Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров имзалаган. "Документта Украинадан китерелүчеләр вакытлыча урнашкан пунктларга таләпләр һәм аларны яшәтүгә республиканың ничә сум бүлеп бирәчәге язылган", дип хәбәр итә Mkset басмасы.

Шундый бер кешене ашатуга Башкортстан бюджетыннан көненә 450 сум бүленеп биреләчәк, әгәр ул поездда яки очкычта икән, коры паёк өчен 180 сум тотачаклар.

Күченеп килүчеләрне яшәтүгә көненә бер мең сум бүленә, моңа вакытлыча яшәү пунктларының эшен оештыру, ятак, юыну кирәк-яраклары алу, шулай ук җыештыру, чүп чыгару кебек хезмәтләр өчен чыгымнар керә.

Украина һәм фетнәчел Донбасстан китерелгән кешеләрне Башкортстанда шифаханәләргә урнаштырганнар иде.

Башкортстанда качакларның яшәвен оештыру турындагы карар өлгесен апрель ахырында республиканың Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты әзерләде.

27 апрельдә Уфага Украина һәм Донбассның фетнәчел төбәкләреннән 306 кеше китерелде. Алар арасында 69 бала бар диелде. Башкортстанга 17 кешедән торган беренче төркем 21 апрельдә килгән иде.

Май башында Татарстан хөкүмәте дә Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга компенсация күләмен билгеләгән иде.

Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнде. Акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.

2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" тулай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG