Татарстанда тизлеге секундына 23 метрга җиткән көчле җил аркасында алты районда (Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевски, Түбән Кама, Теләче) ун авыл, шулай ук Казан шәһәре өлешчә утсыз калган. Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматынча, көчле җил 3816 кеше яшәгән 700 йортны утсыз калдырган. 8 июньгә каршы төндә генә ут биргәннәр.
8 июнь иртәсенә килгән мәгълүматка күрә, җилдә 21 агач ауган: 11 агач – Казанда, дүртесе – Яшел Үзәндә, икесе – Чистайда, Бөгелмә, Биектау, Лаеш һәм Спасс районнарында – берешәр агач. Биектау районында машинасына агач төшү сәбәпле 1962 елгы хатын-кыз җәрәхәтләнгән.
Казанда дүрт машинага зыян килгән. Аерым алганда, көчле җил аркасында Казанның Габишев урамында Mitsubishi машинасына агач авуы, машина йөртүче ирне коткаручылар килеп, агачны кискәч кенә чыгара алулары хәбәр ителде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, көчле давыл китергән зыянны барлау эше бара, 109 кеше һәм 42 берәмлек техника җәлеп ителгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!