Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсон һәм Запорожье өлкәсенең Мәскәү билгеләгән җитәкчелеге Русиягә кушылырга әзерләнү турында белдерде


Херсонда Русия башлаган сугышка каршы митинг, март 2022
Херсонда Русия башлаган сугышка каршы митинг, март 2022

Әлеге белдерүне алар Кириенконың шушы төбәкләргә сәфәреннән соң ясады.

Русия президенты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Украинаның көньягындагы оккупацияләнгән җирләргә барып кайтты, шуннан соң Украинаның Мәскәү билгеләп куйган Херсон һәм Запорожье өлкәләре җитәкчелеге Русиягә кушылу турында референдум уздырырга әзерләнүләрен белдерде.

Кириенко үзе дә ким дигәндә Херсон өлкәсенең Русиягә кушылуы Кырым мисалындагы кебек уздырылачагын белдергән булырга мөмкин диелә, әмма рәсми чыганаклар урынбасарның бу сүзләрен ачыктан-ачык китерми.

Сугыш башлаганнан соң, Русия Украинаның Херсон өлкәсен, өлкәнең үзәген һәм Запорожье өлкәсенең зур өлешен үз контроленә алды, әмма Запорожье шәһәре Украина контролендә кала бирә. Кириенко бу төбәкләргә 7 июньдә килде. Башта ул Херсонда, аннан соң Запорожье өлкәсенең Русия контролендә булган иң зур шәһәре – Мелитопольдә булды.

Херсондагы оккупацион хакимият вәкилләре Русия төбәкне аннексияләр дип исәп тотуларын берничә тапкыр белдергән иде.

Сишәмбе кичендә Русия думасы депутаты Игорь Кастюкевич Кириенко белән әңгәмәсе турында сөйләп, "Херсон өлкәсенең Русиягә кушылуы Кырымныкы кебек булачак", дип белдерде. The Bell басмасы искәртүенчә, моны Кастюкевич сүзләре итеп калдыру ихтималы булсын өчен дәүләт агентлыклары бу белдерүне турыдан-туры Кириенко сүзләре итеп китермәгән.

Мәскәү тарафыннан Мелитополь белән идарә итәргә куелган Галина Данильченко Кириенко белән очрашканнан соң, төбәктә Русия "мәңгегә" калачак, дип белдерде. "Хәзер без референдумга әзерләнәбез", диде ул.

Запорожье өлкәсендәге Русия хакимияте вәкиле Владимир Рогов исә Русиягә кушылу турында референдум уздыру "карары кабул ителде", дип белдерде.

  • 2014 елда Кырымда һәм Акъярда(Севастополь) узган референдум нәтиҗәсендә Кырымны Русиягә куштылар. Аңа кадәр төбәк Украинадан бәйсез булуын игълан итте, Киев бу карарны танымады. Референдумда автоном республика тулысынча Русия контролендә булганда һәм Украина кануннарына каршы килеп оештырылды. Референдум нәтиҗәләрен дөньяның барлык илләре дә диярлек танымый.
  • Украинага каршы сугыш башлаганда Мәскәү "махсус операция"нең максаты – җирләрне аннексияләү түгел, дип белдергән иде. Киев берничә мәртәбә сугыш нәтиҗәсендә җирләрне югалтуга бармаячагын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG