Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым "референдум"ына җиде ел: ризасызлык хисләре көчәя


Кырымда Русия хәрбиләре, 2014 ел, март ае
Кырымда Русия хәрбиләре, 2014 ел, март ае

2014 елның мартында Русия Кырымга гаскәр кертеп, хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нигезендә ярымутрауны аннексияләде. Кырымтатарларның күбесе ул "референдум"да катнашмады. Җиде ел узгач алар нинди хисләр кичерә? Азатлык кырымтатар активистлары белән сөйләште.

"Кырымтатарлар халык буларак "референдум"га бармады, ә менә руслар анда күпләп катнашты. Ни өчен? Хәтерләсәгез, референдум алдыннан кырымтатарларны Кырымнан чыгарачаклар дигән сүзләр таралган иде. Кемдер 1944 ел кабатланыр, кырымтатарларның йортларына кереп яшәячәкбез дип хыялланды, кырымтатарларны беркем якламас дип уйладылар, ләкин безне дөнья яклады", диде Азатлыкка Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров. 2014 елның 16 мартында узган "референдум"ны ул ялган "референдум" дип атады.

Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

— Беренчедән, Кырымда 2014 елда узган "референдум" ялган иде, аны "референдум" дип атап та булмый. Ул бернинди халыкара стандартларга туры килмәгән чара, шуның өчен без, кырымтатарлар, аны танымадык.

Икенчедән, Кырымның язмышы белән бәйле референдумга бары тик асаба халыкның гына хакы бар, башкаларның моңа хакы юк, алар уздырган чараны дөнья илләре дә танымады.

Өченчедән, 2014 елда Кырым урланды. Бу урлауны "референдум" белән акларга тырыштылар.

Аларның хәзер Кырымда ясаган юлы, балалар бакчасы белән мин нишлим? Кемдер килә дә, мәсәлән, синең машинаңны урлый, аннары бизәп үзе анда йөри, моңа нәрсә диярсең? Арсланны да тотып тимер читлеккә утыртып ашаталар, карыйлар, ләкин аның иреге юк ителә бит. Минем улым һәм туганымның улы урланды, алар хакында җиде елдан бирле бер хәбәр юк. Йөзләрчә кешеләребез төрмәгә утыртылды, утыртылганнарның балалары әтиләрен белми, танымый. Узган җиде елда пропаганда аркылы балаларыбызның күңеленә кереп, төрле хәрби сыйныфлар ачып аларның аңын үзгәртәләр.

Кырым аннексиясе турында Русия пропагандасы тараткан 5 ялган
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Безнең милләт халык буларак "референдум"га бармады, ә руслар көтү булып барды. Ни өчен бардылар? Алар кырымтатарлар йортларын ташлап Кырымнан китәр дип көтеп утырдылар. Кырымтатарларга карата һиҗрәт кабатланыр, 1944 елдагы кебек кырымтатарларның бөтен нәрсәләрен тартып алып, аларның йортларына кереп, яшәргә әзерләнгән иделәр. Менә ни өчен барды алар "референдум"га. Ләкин "референдум"га барганнар үзләрен алдады. Җиде ел дәвамында максатларына ирешә алмагач, кәефләре дә үзгәрде. Хәзер аларның элекеге шатлыклары юкка чыгып бара.

Миңа Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Польшада узган бер утырышында: "Русларның Кырымда югары үзаңын ничек аңлатыр идегез?" дигән сорау биргән иделәр. Мин ул вакытта "бернинди югары үзаң юк иде, моның төп сәбәбе - нәфес һәм кемнеңдер мал-мөлкәтен талау хисабына баю теләге. Аларның көткәне барып чыкмады, чөнки кырымтатарлар беркая да китмәде. "Референдум"га барганнар кол иде һәм кол булып калдылар" дигән идем.

1954 елда Кырымны Русиядән Украинага тапшыралар, нигә алтмыш ел буе алар тавыш чыгармады, ул вакытта аларның үзаңы, ватанпәрвәрлеге кая иде? Минем рус күршем, мин "референдум"га бармадым, ди хәзер, ә бит ул барды һәм мин моны беләм. Нигә ул хәзер ялганлый? Бәлки җиде елда нәрсәдер аңлый башлагандыр, ләкин мин аңа ышанмыйм. Чын референдумны берничә ай алдан әзерләп үткәрәләр, ә монда җинаятьне яшерү өчен тиз генә ялган "референдум" үткәрделәр. Безгә сабыр итәргә кирәк, без хаклы һәм безнең хакларыбыз торгызылачагына мин ышанам.

Күктүбә күренеше
Күктүбә күренеше

Күктүбәдә (Коктебель) җәйге ял сезонында кибет тотучы Искәндәр әфәнде, гомер дәвам итә, кешеләр яңа шартларга ияләшә, Кырымда юллар, су үткәргечләр төзелеше дәвам итә. Менә безнең авыл яныннан Кефе (Феодосия) ягыннан Судак шәһәренә таба өстәмә ике зур су торбалары урнаштыралар. Сәясәткә бирелеп барсаң, булмый, сәясәт - ул фахишәлек, дип сөйли.

— Миңа җәй көннәре ял итәргә килүчеләр белән еш сөйләшергә туры килә. Алар Кырым Русиягә күчкәнгә шатлана, ләкин Кырымдагы югары бәяләргә зарланалар. Әлбәттә, Украина заманында алар бер шешә сыраны 20 сумга алалар иде, ә хәзер аның бәясе 50 сум, ипидән тыш башка ашамлыкларга да бәяләр үсте, сезон башланганда тагын да үсәчәк. Элек Кырымда җитештерелгән яшелчә, алма, груша, чикләвек һәм башкаларны хәзер Төркиядән, Ираннан, Үзбәкстаннан китерәләр, чөнки Кырымда ачык һавада яшелчә үсми башлады. Бер яңгыр яуса, барлык әйбер бер атнада кибеп китә, чөнки Кырымда химия заводларыннан чыккан төтен аша узган яңгыр бик зарарлы, үстерелгән яшелчәгә зыян китерә. Әрмәни базарда булган зарарлы химик маддәләрнең тәэсире бик зыянлы булып чыкты.

Без Кырымга кайткан беренче елларда мондый әйбер юк иде. Бакчабызда бәрәнге дә, яшелчә дә мул була иде. Хәзер боларны үзебез базардан сатып алабыз. Бәяләрнең үсүе шуннан килеп чыга.

Соңгы еллар дәвамында безнең авыл янында үстерелгән Кырым йөземен инде үстермиләр. Җирләрне сатып алдылар, ләкин йөзем үстерү өчен инвестицияләр кертелми, акча юк. Җирләрне үлән баса. Кырым шәрабы урынына чит илдән порошок китереп спирт белән болгатып Кырым шәрабы этикеткасын ябыштырып саталар ял итүчеләргә.

Эшсезлек тә нык үсте. Элек Иске Кырым шәһәреннән көн саен 10 автобус якын авыллардан кешеләрне Кефе (Феодосия) шәһәренә эш урыннарына махсус китерә иде. Хәзер болар бетте, заводлар туктый, эш урыннары кыскара. Мин 32 ел яшәгән авылда ассимиляция бик нык җәелде, яшьләр арасында 50 процент диярлек катнаш гаиләләр, ата-аналар нишләргә белми. Мондый гаиләләрдә конфликтлар еш чыга, авылда бөтен нәрсә ишетелә, күренә бит. Авылыбызда элекке милли бәйрәмнәр үткәрелми, милләт җыелмый. Тик шул ике дини бәйрәм - Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итәбез.

Кырымда яшәүче АКШ ватандашы, милли хәрәкәт ветераны, 1978 елда АКШта сәяси сыену алган, "Америка авазы", "Свобода" радиоларында кырымтатарлар хәлен яктыртып торган Айше Сеитмуратова 2014 елда узган референдумга бәя биреп, бу референдумда кем катнашканын үз күзләрем белән күрдем диде Азатлыкка.

Айше Сеитмуратова
Айше Сеитмуратова

— Ул көннәрдә Кырымга Краснодар өлкәсеннән кешеләрне, алар арасында казак киемендәгеләрне дә махсус автобусларда китереп тавыш бирдерттеләр. Тавыш бирүгә Кырымдагы Русия хәрбиләрен дә җәләп иттеләр. Җирле халык барса баргандыр тавыш бирергә, ләкин минем күргәннәрем бернинди хокукка туры килми. Башка ил кешеләренең тавышлары белән Кырымның язмышын хәл иттеләр дип уйлыйм. Моның өчен җавап тотачаклар, аларны нәрсә көткәнен уйласыннар иде, ди ул.

Зуя бистәсендәге кырымтатар мәдәни-этнография үзәге рәисе Мемет Кемалетдинов "референдум"га китергән вакыйгаларны хәтерләп, Кырымның хакимият биналарын басып алучылар террорчылар иде һәм алар белән мәсьәләне террочылар белән кебек хәл итергә кирәк иде, ди.

Мемет Кемалетдинов
Мемет Кемалетдинов

— "Референдум" күз буяу иде. АКШ конфликт кирәкми дигән фикердә торды ул вакытта, шуңа күрә бәлки Украина ягыннан хәрби каршылык булмагандыр. Ул вакытта "референдум"да катнашканнарның хәзер эйфорияләре бетеп бара.

Хәзерге шартларда кырымтатарларга вазгыятьне инкыйлаб ысуллары белән түгел, ә эволюцион рәвәштә үзгәртергә кирәк булачак, ди Мемет әфәнде.

Шулай итеп Кырым халкының Русия аннексиясеннән соң элекке шатлык-кәефләре елдан-ел сүнеп барганы күзәтелә. Кырымнар яшәү дәрәҗәсе төшүгә һәм коррупциягә зарлана. Моны Русия фәннәр академиясенең социология институты белгече Владимир Мукомель 2017 елда Кырымда уздырган тикшерү нәтиҗәләре күрсәтә.

2018-2021 елларда су кытлыгы, табигатьне явызларча талау, хезмәт хаклары русиякүләм дәрәҗәсеннән 30 процентка кимрәк булуы һәм башка сәбәпләр кырымнарның ризасызлык хисләрен тагын да көчәюенә китерә.

Кырым референдумы

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартында уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнашкан. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлаган. Икенче вариант (Украинада калу) өчен 2,51% тавыш биргән.

Референдум халыкара кануннарны бозып үткәрелә. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG