Accessibility links

Мәхкәмә "Шанинка" ректоры Сергей Зуевны кулга алу карарын гамәлдән чыгарган


Сергей Зуев
Сергей Зуев

Карар яңадан каралуга җибәрелгән. Сүз  Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең узган ел 9 ноябрьдә чыгарган карары турында бара, ул чакта мәхкәмә Зуевны сак астына җибәргән иде.

21 миллион сум күләмендә бюджет акчаларын урлауга катнашы булуда гаепләнүче Мәскәүнең социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбе (Шанинка) ректоры Сергей Зуевны кулга алу карарын Кассация мәхкәмәсе гамәлдән чыгарган һәм карарны яңадан карауга җибәргән. Шул ук вакытта Зуев сак астында калган.

Кулга алу турындагы карарны гамәлдән чыгаруны кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова сораган булган, шулай ук мәхкәмә карарын адвокатлар да шикаять иткән.

Сүз Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенең узган ел 9 ноябрьдә чыгарган карары турында бара, ул чакта мәхкәмә Зуевны сак астына җибәргән иде.

Яклау тарафы галимнең йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле проблемнары турында берничә тапкыр әйтеп килде, тикшерү изоляторына япканнан соң, Зуевның бары тик таяк белән генә йөри башлавын искәртте.

Зуев 11 октябрьдә һипертония кризысыннан соң хастаханәдә яткан хәлендә тоткарланды һәм йорт сагына җибәрелде. 19 октябрьдә аңа 21 миллион сум күләмендә урлау турында гаеп белдерелде. Тикшерү фаразына күрә, ул җитәкләгән югары уку йорты Мәгариф үсешенең яңа формалары исемле дәүләт фондыннан эшләр башкару өчен акча алган, әмма килешүне үтәмәгән. Зуев гаебен танымый.

Зуевка каршы җинаять эше Мәгариф министрының элеккеге урынбасары Марина Раковага каршы эшне тикшерү кысаларында ачылды. Ракова зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләнә. The Bell басамасы Ракованың "йогынтылы кешеләр" белән низагы турында язып чыкты.

Гыйнвар ахырында галимнең адвокатлары аның инфарктка якын дәрәҗәдә булуын сөйләде: ул мөстәкыйль рәвештә йөри алмый, үзен начар хис итә һәм башы әйләнә, диделәр. Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә бу мәгълүматны дөрес түгел, ректорның хәле "канәгатьләндерерлек дип бәяләнә", диделәр.

Зуевның адвокатлары галимнең инфарктка якын дәрәҗәдә булуын раслаучы бәйсез медицина белешмәсе алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG