Accessibility links

Һава торышы начар булу сәбәпле Башкортстанның өч районында Сабантуйларны күчергәннәр


Башкортстанда Сабантуй. Архив фотосы
Башкортстанда Сабантуй. Архив фотосы

Елгаларда су күләме күтәрелү, кайбер районнарда давыл турында кисәтү булу сәбәпле, Салават, Нуриман һәм Белорет районнарында Сабантуйларны 11 июньнән 18 июньгә күчергәннәр. Хакимият вәкилләре чараның програмы үзгәрмәячәген искәртә.

Давыл булу куркынычы һәм туктаусыз яңгырлар яву сәбәпле, елгаларда су күтәрелү мөмкинлеге аркасында Башкортстанның өч районында Сабантуйны бер атна соңарып үткәрәчәкләр. Бу хакта районнрның хакимият вәкилләренә сылтама белән Mkset басмасы яза.

"Елгаларда су күләме күтәрелү, кайбер районнарда давыл турында кисәтү булу сәбәпле, Салават, Нуриман һәм Белорет районнарында Сабантуйларны 11 июньнән 18 июньгә күчергәннәр. Хакимият вәкилләре чараның программасы үзгәрмәячәген искәртә", дип яза басма.

Туктаусыз яңгырлар яву сәбәпле елгаларда су күтәрелергә мөмкин булуы турында Башкортстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән "Башинформ" да язды.

Басма мәгълүматынча, Агыйдел елгасы Стәрлетамак янында – 10 сантиметрга, Уфа тирәсендә 8 сантиметрга ташкан.

Синоптиклар фаразынча, алдагы өч көндә дә республикада һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Яңгыр явуы (төнлә урыны белән көчле), көндез аерым районнарда яшен, боз явуы көтелә.

Башкортстанда беренче Сабантуй 27 майда Зилаир районында үтте. Күпчелек районнарда бәйрәмне 4 һәм 11 июньдә үткәрергә ниятләгәннәр иде.

Башкортстан районнарында Сабантуйлар узган көннәрдә хәмер сату тыелачагы да хәбәр ителде. Бу тыю кибетләргә генә кагыла, гомуми туклану урыннарында хәмер эчемлекләр сатып алу мөмкин булачак диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG