Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Сабантуй узган көннәрдә хәмер сату тыелачак


Башкортстанда Сабантуйлар 27 майда башланачак һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстан районнарында Сабантуйлар узган көннәрдә хәмер сату тыелачак. Бу хакта Башкортстан сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Башинформ" хәбәр итә.

Министрлыкта искәртүләренчә, бу тыю кибетләргә генә кагыла, гомуми туклану урыннарында хәмер эчемлекләр сатып алу мөмкин булачак.

Башкортстанда беренче Сабантуй 27 майда Зилаир районында үтәчәк. Күпчелек районнарда бәйрәмне 4 һәм 11 июньдә үткәрергә ниятлиләр.

Күптән түгел, Башкортстанда 9 һәм 11 сыйныф укучыларының Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә: 18 һәм 25 майда хәмер сату тыелачагы хәбәр ителгән иде.

Махсус таләпләрне һәм хәмер сату кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган, аның күләме вазифадагы затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга – 100-300 мең сум. Моннан тыш, кагыйдә бозучы кибетләрнең хәмер эчемлекләрен тартып алырга мөмкиннәр.

Башкортстанда күпчелек дәүләт бәйрәмнәрендә: Яшьләр көнендә, Балаларны яклау көнендә, Сабантуйларда, мәктәпләрдәге Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә хәмер сатуны тыялар.

Ә 2020 елда апрель аенда, коронавирус пандемиясе вакытында хәмер сатуны сәгать кичке алтыдан иртәнге сәгать унга кадәр чикләгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG